Балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы
Рузилә ХӘЙРУЛЛИНА, Түбән Кама районы Түбән Уратма урта мәктәбе директоры, югары квалификация категорияле татар теле һәм инглиз теле укытучысы
Белем бирү процессында мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрнең киң кулланылуы белән бәйле рәвештә укучыларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе дә көннән-көн актуальләшә бара. Мәкаләдә укучыларга белем бирү мохитендә мәгълүмати йогынты ясау куркынычы һәм мәгариф оешмаларында аларга каршы тору чараларын тикшерү проблемасы карала.
Мәгълүмати җәмгыятьтә
Бүген җәмгыятьнең галимнәр тарафыннан мәгълүмати җәмгыять дип аталган принципиаль яңа халәткә күчү процессын күзәтергә мөмкин. Мәгълүмати җәмгыятькә күчүне еш кына өстенлекле технологияләр алмашынуга тиңлиләр. Әмма технологияләр үзләре социаль өлкәгә, аерым алганда, мәгарифкә һәрвакытта да турыдан-туры йогынты ясамый. Алар тарафыннан җәмгыятьтә инициацияләнгән һәм мәгариф өлкәсенә йогынты ясаучы үзгәрешләр мөһимрәк.
Социаль челтәрләрдә экстремизм һәм террорчылыкны пропагандалау, Интернетның үсә барган роле, цензураның булмавы социаль проблемага гына түгел, ә педагогик проблемага да әверелә, чөнки ул үсеп килүче буынның белемлелеге сыйфатына, шәхеснең җитлеккәнлек дәрәҗәсенә һәм аның җәмгыятьтә үз-үзен тормышка ашыруга әзерлегенә турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә гомуми белем бирүнең эчтәлеген киңәйтү, аңа мәктәп укучыларын мәгълүмати куркынычсызлыкка өйрәтү белән бәйле яңа компонентлар кертү ихтыяҗы туа. Шулай итеп, белем бирү мохитендә укучыларны мәгълүмати куркынычсызлыкка өйрәтү проблемасы хәзерге вакытта тагын да актуальләшә бара.
Мәгълүмати җәмгыятькә күчүгә һәм белем бирү процессында мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне һәр җирдә куллануга, укыту максатларының трансформациясенә, аның укучыларның иҗади активлыгын үстерүгә юнәлдерелүенә бәйле рәвештә мәктәп укучыларының интернет-ресурслардан файдаланып, мөстәкыйль эшчәнлегенең роле арта. Бүгенге көндә Интернет челтәренең мәгълүмати киңлегенең торышы аны уңайлы мәгълүмати-белем бирү мохите сыйфатында берсүзсез бәяләргә мөмкинлек бирми.
Укучыларның мәгълүмати куркынычсызлыгы проблемалары төркеменә түбәндәгеләрне кертергә кирәк: контрольсез, һәркем файдалана алырлык, укучыларга мәгълүматның чикләнмәгән күләмдә керүе, мәгълүмат агымнарында укучыларның психофизиологик халәтен максатчан үзгәртә торган үзенчәлекле элементларның булуы, Интернет киңлекләрендә мәктәп укучыларын юлдан тайпылдыра торган манипулятив характердагы мәгълүмат булуы, болар барысы да балаларның хокукый мөмкинлекләрен чикли.
Укучы өчен аеруча куркыныч булган мәгълүмати янаулар күзлегеннән чыгып, түбәндәге классификацияне төзеп карыйк:
– табыш алу яки физик йогынты ясау максатында алдау куркынычы;
– физик, әхлакый һәм психологик йогынты ясау куркынычы;
– конфиденциаль мәгълүматның таралу куркынычы.
Мәгълүмати куркынычсызлык проблемасын хәл итүнең бер ысулы – укучыларны мәгълүматны адекват кабул итәргә һәм бәяләргә, әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләр базасында аны тәнкыйди аңлау сәләтенә өйрәтү. Укучыларга да, ата-аналарга да виртуаль дөньяның Интернет челтәрендә эшләү һәм аралашу процессында таянырга тиешле кагыйдәләрнең тулы бер исемлеге булуын белү мөһим.
Ата-аналар һәм мәктәп бурычы
Үз-үзеңне тотуның төп нормаларын куллана белмәү (гомумән, без гадәти тормышта таянган кебек), балаларның виртуаль киңлектә асоциаль тәртип күрсәтүләре һәм аңсыз рәвештә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хокук бозулар, компьютер җинаятьләре кылулары белән аңлатыла. Бүгенге көндә укучыларны динамик рәвештә үзгәрүче мәгълүмати-мәгариф мохите куркынычларын киметүгә әзерли торган кирәкле белем һәм күнекмәләр бирә торган бер генә мәктәп дисциплинасы да юк. Шул ук вакытта укучыларның мәгълүмати куркынычсызлык проблемаларын актуальләштерү елдан-ел арта бара, бу проблеманы мәгълүмати социальләшү позициясеннән караганда бигрәк тә сизелә.
Россия законнары нигезендә балаларның мәгълүмати иминлеге ул – Интернетта таратыла торган мәгълүматның бала сәламәтлегенә, психик, физик, әхлакый һәм рухи үсешенә зыян китерүче куркынычлардан яклануы. Бала өчен мондый яклануны, беренче чиратта, ата-аналар һәм мәктәп тәэмин итәргә тиеш. Бу – безнең тәрбияви бурычыбыз.
Дөрес карарларга игътибар
Безнең тарафтан укучыларны мәгълүмати куркынычлардан саклау өчен, мәгълүмат белән эшләүнең төп күнекмәләрен формалаштыруны исәпкә алып, белем бирү өлкәсендә төп игътибарны укучыларның тәнкыйди фикерләү мөмкинлекләрен үстерү (ситуацияне, мәгълүматны анализлау, аны инде билгеле булган мәгълүмат белән чагыштыру, нәтиҗәләр ясау, гомумиләштерү); килеп туган ситуациядә мәгълүмат чыганагын аерып күрсәтергә өйрәтү; тәкъдим ителә торган мәгълүматның төрле төрләре турында дөрес булмаган күзаллауны үзгәртү, әдәпсез, әхлаксыз, деструктив мәгълүмати куркынычны аерып күрсәтергә, аның тискәре йогынтысы мөмкинлеген аңларга (тормышка, сәламәтлеккә, укуга, шәхесара аралашуга зыян китерерлек) өйрәтү; килеп туган хәлгә бәйле рәвештә бердәнбер дөрес карарлар кабул итәрлек (кирәкле телефон номерына шалтыратырга, йөгерергә, кычкырырга, өлкәннәргә әйтергә һ. б.) сәләт булдыруга юнәлтергә кирәк.
Шулай ук соңгы вакытта мәктәпләрдә мәгълүматны, шул исәптән укытучыларның һәм укучыларның шәхси мәгълүматларын рөхсәтсез куллану омтылышлары ешайды. Әгәр ата-аналар, педагоглар, мәгариф үзәкләре администрациясе матди зыян, мәгълүматны югалтуга китерә торган мәгълүмати йогынты янауларны белсә һәм аларга каршылык күрсәтсә, бу тенденцияне үзгәртергә мөмкин.
Медиакуркынычсызлык дәресләре
Мәгариф учреждениеләренә мәктәп программасы кысаларыннан тыш, медиакуркынычсызлык дәресләрен кертүне кирәк дип саныйм. Әлеге дәресләр үткәрүнең максаты – мәгълүмат-телекоммуникация мохитендә үз-үзеңне имин, җаваплы тоту күнекмәләрен сеңдерү юлы белән укучыларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү. Медиакуркынычсызлык дәресләренең бурычларына түбәндәгеләр керә:
1) укучыларны балигъ булмаганнарның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерергә сәләтле, РФ территориясендә тарату өчен тыелган яки чикләнгән мәгълүмат төрләре, шулай ук мондый мәгълүмат таралуның тискәре нәтиҗәләре белән таныштыру;
2) мәктәп укучыларына Интернет һәм кәрәзле элемтә челтәрендә әлеге мәгълүматны законсыз тарату ысуллары турында мәгълүмат бирү (законсыз эчтәлекле СМС-хәбәрләр таратуны да кертеп);
3) укучыларны балигъ булмаганнарның мәгълүмати иминлегенә кагылышлы мәсьәләләрне җайга сала торган халыкара нормалар, РФ норматив хокукый актлары аспектларына өйрәтү;
4) укучыларны челтәрле һәм кәрәзле элемтә хезмәтләреннән, электрон чаралардан куркынычсыз һәм җаваплы файдалану кагыйдәләренә, шул исәптән челтәрдәге хокуксыз һәм башка куркыныч һөҗүмнәрдән саклану ысулларына өйрәтү (конкрет рәвештә балалар психикасына начар тәэсир итү, мәсәлән, виртуаль мохиттә балаларга карата рәхимсез мөгамәләне белдерүче кибербуллинг һәм балага психологик басым ясау куркынычыннан яклау таба белү);
5) мәктәп укучыларында уенга бәйлелекне (уен маниясе, гемблинг) һәм Интернетка бәйлелекне профилактикалау;
6) мәгълүмат-телекоммуникация технологияләрен кулланып, мәктәп укучыларының хокукка каршы гамәлләр кылу куркынычын киметү.
Медиакуркынычсызлык дәресләре барышында укучылар Интернетта һәм уку йортының мәгълүмати-мәгариф мохитендә булуларын файдалырак һәм куркынычсызрак итәргә өйрәнергә тиеш. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: медиа белем бирү массакүләм коммуникация чараларының хокукка каршы һәм манипулятив гамәлләреннән саклануның мөһим функциясен үти, шулай ук мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен кулланып, балаларга криминаль һөҗүмнәрне кисәтүгә бер зур адым ясалачак.
Шулай итеп, укучыларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү буенча каралган чаралар, беренче чиратта, формалашучы шәхес буларак балаларның яшь, физиологик һәм психологик үзенчәлекләренә, аларның сәламәтлегенә, психик һәм әхлакый үсешенә зыян китерергә мөмкин булган мәгълүматның тискәре йогынтысына тиз hәм ешрак бирешүенә бәйле рәвештә үткәрелергә тиеш.
Кулланылган әдәбият:
- Федеральный закон от 29 декабря 2010 г. № 436-ФЗ «О защите детей от информации, причиняющей вред их здоровью и развитию» URL: http://www.consultant.ru (мөрәҗәгать итү датасы: 13.04.2025).
- Федеральный закон от 27 июля 2006 г. № 149-ФЗ «Об информации, информационных технологиях и о защите информации» (последняя редакция) URL: http://www.consultant.ru (мөрәҗәгать итү датасы: 13.04.2025).





Комментарийлар