Логотип Магариф уку
Цитата:

Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ гаиләсе: «Бердәмлектә – көч»

Баһлар – үзгә бер дөнья. Алар үзләренең иҗади энергиясе белән шаян бурандай бөтереп ала да, берничә көн үткәч тә, күптән күрешмәгән якын кешеләреңне очраткандай, шул ихласлыктан күчкән рәхәт хисләрдән арына алмый йөрисең. Аларда бар да гади, әмма төпле, үзебезчә якын. Сезне дә Баһлар гаилә ансамбленә кунакка дәшәбез.

«Нәкъ минем әти»

Гүзәл – шәһәр кызы, Чаллыда туып үсә. Җыр-моңга мәхәббәт гаиләсе аша канына сеңгән аның. Әтисе – машина йөртүче, ерак шәһәрләргә йөри, әнисе  47 ел буе шәфкать туташы булып эшли. Ә үзләренең күңел читлегендә моң яши. Гаилә башлыгы гомер буе баяныннан аерылмый, әнисе бии. Сүз уңаеннан, хәзер дә авылның мәдәни тормышында кайныйлар, гармунчылар ансамбле, театр, җыр-биюле кичәләр алардан башка узмый.

Кызларының музыка мәктәбенә фортепиано классына укырга керүе дә табигый хәл була. Өйгә фортепиано алып куярга кушалар, ә ул 100 сум. «Чагыштыру өчен әнинең ул чакта бер айлык хезмәт хакы 80 сум иде. Әти белән әни акча җыеп, эчен көя ашап бетергән уен коралы сатып алдылар. Әти аны сүтеп, чистартып, 88 теленә дә драптан форма кисеп, ябыштырып, һәр телен җыеп, рәтләп куйды. Сеңлем дә музыка мәктәбендә укыганда рәхәтләнеп уйнады. Беренче укытучым да әтием иде, бакчадагы, Сабантуйларындагы чыгышларым өчен җырларны бергәләп сайлый, репетицияләр ясый идек».

Яраткан шөгыль уңыш китерә. Музыкаль мәктәпне дә, аннан соң Чаллының педагогика көллиятенең музфагын да кызыл дипломга тәмамлый кыз. Икенче курста укыганда ук, Гөлдания Хәйруллина командасына бэк- вокалист итеп эшкә чакыралар, студент кызның артист тормышы башланып китә: йөрмәгән авыллары калмый, аена 20 шәр концерт куйган чаклары да була. Гөлдания ханымны сәхнә әнисе дип саный ул, аңардан күп нәрсәгә өйрәнә. Талантлы булуы өстенә кулыннан бар эш килә торган ут кебек студент кызны коллективта да яраталар, шул кайгыртучанлыгы сәбәпле, завхоз дигән кушамат та ябыша. «Чәй эчүне, ашауны оештыру минем өстә иде. Авыллар буйлап күп йөрдек, төрлесен күрдек, тик сайлаган юлымнан күңелем кайтмады», – ди Гүзәл.

Музфактан соң ун җырлы репертуары белән Чаллыга ресторанга эшкә керә. Мондагы тәҗрибәнең саллылыгы турында әйткәндә, эше барышында татарча-русча, хәтта шансоннан торган 300 җыры туплануын искә алу да җитәдер. Иҗат гөрли, матди яктан аягында нык басып тора, тик яшь тә бара. Әти-әнисенең онык сөясе килә. Гүзәл Казанга күченеп китәргә карар кыла. «Туган авылым» күңел ачу үзәгендә эшли, соңрак ТР халык артисты Рөстәм Закиров төркемендә бэк-вокалист булып урнаша. Шул вакытларда төркемгә клавишник булып Илназ да килеп кушыла. Гел ак киемнән ыспай киенеп йөрүче, уен-көлке белән сөйләшүче егеткә исе китми башта Гүзәлнең.  Әмма Илназ күзе төшкән кызны кулдан ычкындыручылардан түгел, Арча егете лә ул! Кызны концертлардан соң төнлә өенә кайтарып куйгалый, романтик смслар, бүләкләр дә читтә калмый. Иң мөһиме, сорамаган килеш тә көчле иңен куеп, ирләрчә терәк була белә. Гүзәл исә елмаеп күзәтә: «Бераздан карыйм, минем даирәдәге башка ир-атларга караганда төплерәк бу егет. Олы кешеләргә хөрмәте, һәркемгә ярдәмчеллеге, юмор хисе, баянда уйнавы – нәкъ минем әти инде бу, дим. Чаллыга концерт белән кайттык та Рөстәм Закиров бөтен төркеме белән безнең өйдә кундык. Әни Илназны күзәткән, сөйләштергән, тикшергән (көлә). Бу малай төпле, ошаттым, дип нәтиҗә дә ясап куйды».

Августта Илназ сөйгәненең кулын сорарга кайта, октябрьдә никах укыталар. Гаилә коруларына 16 ел узып та киткән.  

«Ир-атка 27 дән дә калмый өйләнергә кирәк дип саныйм, – ди тәвәккәллек яратучы Илназ. – Максатлар куя торган, шуларга ирешә торган чор килә бит. Әйтик, машина алырга телисең, әти-әнидән көтмисең бит инде, үзең тырмаша башлыйсың. Димәк, тормыш тартырга өлгергәнсең. Менә шундый вакытта өйләнергә кирәк. Ә икәү корган дөнья ул ныграк та, кадерлерәк тә була».

 

Музыкаль грамота булырга тиеш!

Бүген Баһлар гаиләсендә өч ир бала үсеп килә. Камилгә –14, Рамилгә – 11, төпчекләре Марсельгә 9 яшь. Уен коралларында уйнап, бар гаилә белән сәхнә тотуларына республикада гына сокланып калмыйлар, илебезнең башка төбәкләрендә дә таныйлар. 

«Олы малай үзебез белән гастрольләргә ияреп йөрде. Сәхнә арты күреп үсте. Колонка астында йоклап китә иде, – дип искә ала әти-әнисе. – 4 яшендә кибеткә уенчык машина алырга бардык. Бөтен киштәне карап чыкты да  кечкенә гармун сайлап алды бу. Тартмасына да тыктырмады, уйнап чыгам мин аны, ди. Шуннан кулыннан ычкындырмады инде: гастрольгә барганда, сумкасына тыга, янәсе, ул да чыгыш ясарга бара. Кемдер уйнаган чакта,  сәхнә артыннан гармунчыларны кабатлап басып тора. Гармунчыларның коеп куйган пародисты инде! 7 яшьтә 4 нче сәнгать мәктәбенә бирдек. Укытучысы Сәгыйть Гарифҗанов – ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.  Баянга гына түгел, татар халкының мәдәни мирасына, сәнгатькә мәхәббәт уятты. Камил хәзер баянда, тальянда, хромкада уйный».  

Сольфеджио керә башлагач, күпләр музыка мәктәбен ташлый.   Сольфеджио – бик авыр предмет. Камилгә әнисенең белемле педагог булуы ярдәм итә. «Аны мин өйдә үзем дә өйрәттем. Музыкаль грамота булырга тиеш! Елый-елый өйрәнде. Сольфеджио баш миен үстерү өчен дә искиткеч файдалы, андый балалар аерылып тора. Хәзер улым бу фәнне судай эчә. Әле күптән түгел халыкара олимпиадада 3 нче урын алды», – ди әнисе горурланып.

Беренче бала лидер булып, беренчелеккә, җиңүгә омтылучан була. Уртанчылары Рамил исә, абыйсыннан күрмәкче, мин дә уйныйм, ди. Музыка мәктәбендә бер ел газаплангач, күрәләр – аңа кызык түгел. «Утырып сөйләштек, ошамыймы, дибез, юк, ди. Җир кешесе ул, хезмәттән курыкмый, ирләр эшен ярата. Сәхнәдә, кеше арасында булудан ләззәт алмый, ә менә гаилә белән бергәләп чыгыш ясауларны ярата. Спортта эзләде үзен: дзюдо, җиңел атлетика, футбол... Менә футбол аныкы инде! Юнармия түгәрәгенә язылды», – ди әнисе.

Төпчекләре Марсель дә – бик иҗади бала. Өч ел инде курайга йөри, быел саксофонны үзләштерә башлаган. Шигырьләрне җиңел ятлый, җырлый. «Татар малае» бәйгесенең Гран-при иясе дә әле ул. Төп бүләк – велосипедны,  үзенә зуррак булгач,  абыйсына бүләк иткән. 

 Олы уллары Камил 10 яшендә үк мәктәпләрендә зур уңыш белән тәүге концертын куя, әлбәттә, гаиләсе төп терәге була. Хәзер исә өч егет «Бәхет» ансамбле оештырып чыгыш ясый.

Язманың тулы вариантын «Гаилә һәм мәктәп» журналының гыйнвар саныннан укый аласыз

Фотолар: гаилә архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ