Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР Милли музее филиалларында бушлай очрашулар узачак

Бу атнада Татарстан Милли музее филиалларында бушлай чаралар сериясе узачак.

21 март шәһәр халкын Бөтендөнья шигърият көненә багышланган ачык микрофонга чакыралар. Теләге булган һәркем үз әсәрләрен яки башка авторларның яраткан шигырьләрен укый алачак. Теләсә кайсы телдә чыгыш ясарга мөмкин.

Чара 18:00 сәгатьтә Островский ур., 15 адресы буенча татар китабы йортында башлана. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Якшәмбе, 23 мартта, Салих Сәйдәшев музеенда «Гобәйдуллина: тавыш тудырып» дигән музыкаль программасы планлаштырылган. Композитор София Гобәйдуллина истәлегенә багышланган очрашуда музей кунаклары аның әсәрләреннән ләззәт алып кына калмый, ә иҗатчының музыкаль теле үзенчәлекләре, фәлсәфи һәм рухи эзләнүләре турында белә алачак. Очрашу модераторы – композитор Миләүшә Хәйруллина.

Кичә 15:00 дә башлана, керү ирекле. Адрес: Горький ур., 13.

Мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен «Сезне Мияубикә чакыра» театральләштерелгән музей бәйрәме үткәрелә. Чара песиләргә һәм Габдулла Тукайның «Мияубикә» шигыренә багышланган. Программада – викторина, табышмаклар, уеннар, рәсем дәресе. Бәйрәмне үткәрү өчен 20 дән 50 гә кадәр кеше җыялар. Тулырак мәгълүмат алу өчен +7(843)590-86-67 һәм +7(927)440-64-62 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чара Габдулла Тукай әдәби музеенда үтәчәк. Адрес: Г.Тукай ур., 74.

Фото: Денис Гордийко

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ