Тарих эзләреннән... Суслонгерга
Татмедиадан бер төркем язучылар һәм редакция хезмәткәрләре Марий Эл Республикасына сәфәр кылды.
Алар Суслонгерда, Красный Яр авылларында булдылар, Красный Яр мәктәбе коллективы белән аралашып, этнография һәм хәрби-патриотик музей белән таныштылар, 1941–1945 елларда сугышка алынганнар өчен укыту урыны – газаплы Суслонгер лагеренда иза чиккәннәрне искә алдылар.
Баш мөхәррир Гөлүсә Закирова Красный Яр мәктәбе директоры Владимир Кашинга үзебезнең басмаларны бүләк итте. Владимир Геннадьевич – халык укытучысы, үз эшен яраткан фанат. Мәктәпнең тарих һәм математика укытучысы Галина Алексеевна исә Суслонгер лагере турындагы еллар буе берәмтекләп җыйган документлары белән таныштырды, землянка һәм кое урыннарын, тимер юл үткән сукмакларны күрсәтте. Сәфәр Татмедианың "Яңа исем" проекты кысаларында оештырылды. Анда яшь, башлап язучылар белән бергә, Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Ландыш Әбүдәрова, Галимҗан Гыйльманов кебек олпат язучылар-остазлар да катнашты.
Укучыларга спойлер: бу хакта алдагы санга язма да әзерлибез!
Автор фотолары





Комментарийлар