Логотип Магариф уку
Цитата:

Насыйри елы дәвам итә

Татарның бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында «Каюм Насыйри: иллюстрацияле персональ энциклопедия»сен, «Каюм Насыйри: биобиблиографик күрсәткеч»ен тәкъдим иттеләр.

Чарада филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Тимерханов Айнур Әхәт улы сәламләү сүзләрен җиткерде. Үзенең чыгышында Айнур Әхәт улы энциклопедик басмада Каюм Насыйриның күпкырлы иҗаты хәзерге татар әдәби теле, аерым алганда, татар грамматикасы һәм лексикографиясенең ныклы нигезләрен булдыруга керткән бәяләп бетергесез өлеше, татарлар арасындагы мәдәни-агарту эшчәнлеге контекстында каралуын ассызыклап үтте һәм мәгърифәтченең бай иҗат мирасын өйрәнү, саклау һәм мәңгеләштерүгә зур көч керткән өчен Институт коллективына ихластан рәхмәт сүзләрен әйтте.

Шулай ук, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гуманитар фәннәр бүлеге академик-секретаре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Салихов Радик Рим улы Институт хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнеп нәшер ителгән әлеге басмаларны татар халкының милли бердәмлеген ныгытуга зур өлеш кертүче хезмәтләр буларак югары бәяләде.

Чрада катнашучылар татар халкын мәдәни-агарту юнәлешендә күп көч куйган мәгърифәтче галим Каюм Насыйриның күпкырлы эшчәнлеген колачлаган персональ энциклопедиягә һәм биобиблиографик күрсәткечкә уңай мөнәсәбәтләрен белдереп, аларның үзенчәлекле, эчтәлекле, күп мәгълүматлы хезмәтләр булуына басым ясадылар һәм киләчәк буыннар өчен мәгърифәтченең иҗат мирасын саклау һәм мәңгеләштерү юнәлешендә алыштыргысыз хезмәтләр булуын ассызыкладылар.

Каюм Насыйри персональ энциклопедиясенең җаваплы мөхәррире Рафаил Шәйдуллин; Институтның Энциклопедистика үзәге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Каюм Насыйри исемендәге бүләк лауреаты Рамил Исламов мәгърифәтченең үз милләтенә олы мәхәббәт хисе белән сугарылган фәнни, иҗади, наширлек һәм педагогик эшчәнлеге халыкның аң-белемен күтәрүгә, аны милли-мәдәни агартуга, рухи-әхлакый камилләштерүгә юнәлдерелгән булуы турында сөйләде.

Әлеге чарада шулай ук гуманитар өлкәдә әйдәп баручы галимнәр, дәүләт һәм хөкүмәт органнарында, фәнни-тикшеренү, мәгариф һәм мәдәният оешмаларында эшләүче хезмәткәрләр, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреатлары, шулай ук мәгърифәтченең туганнары катнашты.

Фото: ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ