Мәктәп укучылары өчен яңа туристик маршрут эшлиләр
Татарстанда укучылар өчен яңа туристик маршрут төзиләр. Маршрут 12-16 яшьлек яшүсмерләр өчен эшләнгән һәм фәнне популярлаштыруга юнәлтелгән.
Программа ТР Фәннәр академиясенә, фәнни үзәкләргә баруны, мастер-класслар һәм галимнәр белән очрашуларны үз эченә ала.
Казан туризм үсеше комитеты җитәкчесе Дарья Санникова сүзләренчә, маршрутның төп максаты – укучыларга фәнне «эчке яктан» күрсәтү, ачышларга кызыксыну уяту һәм фәнни карьера сайларга илһамландыру.
Маршрутны гамәлгә ашыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар