Казанда Tatar.Бу Хакатоны нәтиҗәләре билгеле
Tatar.Бу Хакатоны максаты — татар телен һәм мәдәниятен үстерүдә инновацион IT-проектлар булдыру. 2025 елда ул алтынчы тапкыр үткәрелде. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясе, Гамәли семиотика институты хәбәр итә.
Катнашучылар өч тректа ярышты: милли уеннар, интерактив уку-укыту, заманча контент.
Быел бәйгедә ярышта 27 команда катнашты — кече лигада 7, өлкән лигада 20 такым, барлыгы 103 катнашучы.
Нәтиҗәләр:
Кече лига (7–11 нче сыйныф укучылары)
1 урын — SaKaK
КФУ каршындагы IT-лицей (Казан)
Татар телен өйрәнү өчен мобиль кушымта: сүзләр өйрәнү, әйтелешне тикшерү, квизлар һәм нейрочелтәр ярдәмендә көн саен диктант функциясе.
2 урын — TELLEM
7 нче лицей-интернат (Казан)
AI-first принцибына нигезләнгән интерактив кушымта: курслар, геймификация һәм ясалма интеллектка нигезләнгән чат-бот. Ул татар телен нәтиҗәле өйрәнү өчен реаль тел мохитен симуляцияли.
3 урын — Тики
98 нче мәктәп (Казан)
Сабантуй бәйрәмендә маҗаралар турында 2D-новелла. Өч мини-уен, сюжет сайлау һәм төп максат — ябык манарага керү.
Өлкән лига (көллият һәм югары уку йорты студентлары)
1 урын — IT-AUL
Үзәк университет (Мәскәү), МИСИС (Мәскәү), КФУ (Казан)
VibeTel — Татар телен контекст нигезендә өйрәнү өчен мобиль кушымта. Кулланучы объектны фотога төшерә һәм шунда ук аның тасвирлау тәрҗемәсен ала, бу сүзне визуаль образ белән бәйли һәм истә калдыруны җиңеләйтә.
2 урын — Кайнар Сәлам Team
ИТИС КФУ (Казан)
Кушымта ярдәмендә бала рус телендә әкият укый, анда татар сүзләре кертелгән. Сүзләргә басып, әйтелешен ишетеп, тәрҗемәсен карарга була, бу баланы телне куллануга күнектерә.
3 урын — Tomato Yulia
ИТИС КФУ (Казан)
Геймификация аша татар телен өйрәнү өчен сайт: шәхси кабинет, баллар системасы һәм ясалма интеллект ярдәмендә көн саен бирелгән биремнәр, бу тел өйрәнүне тагы да кызыклырак итә.
Tatar.Бу хакатоны Татарстан Фәннәр академиясе, Гамәли семиотика институты, «Сәләт» оешмасы тарафыннан ТР хөкүмәте, Дәүләт идарәсен дигитал үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында оештырыла.
Фото: Татарстан Фәннәр академиясе телеграм-каналы.
Комментарийлар