Логотип Магариф уку
Цитата:

IV «Насретдинов укулары» Төбәкара фәнни-гамәли конференция «1945 елгы Җиңүдә рухи кыйммәтләр һәм Ватанга мәхәббәт: Кормаш Җәлил төркеменең батырлыгы истәлегенә»

Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе, Мәскәү ислам институты, Марий Эл Республикасы мөселманнары диния идарәсе (Марий Эл мөхтәсибәте) 2025 елның 8 нче ноябрендә Марий Эл Республикасы Бәрәңге районының Бәрәңге бистәсендә «1945 елгы Җиңүдә рухи кыйммәтләр һәм Ватанга мәхәббәт: Кормаш Җәлил төркеменең батырлыгы истәлегенә» дигән темага IV «Насретдинов укулары» - төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрүе турында хәбәр итә. Конференция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана.

Гайнан Нури улы Кормашев (Кормаш, 1919-1944) — РСФСРның Урал өлкәсендә туган (хәзерге Казахстан Республикасы территориясе). Бәрәңге педагогия техникумын тәмамлаган, 1939 елда армиягә алынганчы, Марий Эл Бәрәңге районының Куян урта мәктәбендә укытучы һәм Актүбә шәһәрендә мәктәп директоры булып эшләгән.

Армиядә кече командирлар мәктәбен тәмамлый һәм лейтенант дәрәҗәсен ала. 1942 елда разведчик Гайнан Кормашев әсирлеккә төшә. 1942-1943 елларда нацистик Германия хакимияте совет хәрби әсирләреннән коллаборационист (хезмәттәшлек итүче) частьлар, шул исәптән «Идел-Урал» татар-башкорт легионын төзергә омтыла. Әмма беренче көннәрдән үк легионда яшерен каршылык хәрәкәте оештырыла, аның башында разведчик Кормашев һәм шагыйрь, фронт журналисты Муса Җәлил торган. Әлеге яшерен оешманың агитациясе эшчәнлеге нәтиҗәсендә легионның Витебск районына белорус партизаннарына каршы көрәшкә җибәрелгән 825 нче батальоны 1943 елның 23 февраленә каршы төндә восстание күтәрә һәм алар ягына күчә.

Кормаш, Җәлил, аларның иң якын көрәштәшләре, партизаннар ягына күчкән гади легионерларның гамәлләрендә рухи көч, аның бөеклеге сокландыра. Сугыш әсирләре өчен немец лагерьлары шартларында могҗизалы рәвештә исән калып, алар үзләрен һәм башка легионерларны ватандашларының каны белән тапламас өчен хәтта ки мөмкин булмаган гамәлләр башкара алган. Икенче империя судының 1944 елның 12 февралендә чыгарган карары буенча яшерен оешма әгъзалары «немец рейхының хәрби куәтен какшаткан өчен» һәм «дошманга булышлык күрсәткән өчен» 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә (Берлин) җәзалап үтерелә.  Гильотинада беренче булып 25 яшьлек Гайнан Кормаш җәзалана.

IV «Насретдинов укулары» 1945 елгы Бөек җиңүгә ирешүдә рухи кыйммәтләрнең һәм ватанпәрварлыкның роле турында фикер алышу һәм аңлау, шулай ук Кормаш-Җәлил төркеменең каһарманлыгы турындагы истәлекне саклау максаты белән үткәрелә. Эш барышында тарихи мирас, яшьләргә әхлакый тәрбия бирү, милләтара татулык һәм Ватанны саклаучылар турындагы истәлекне саклауның әһәмияте кебек сорауларны карау планлаштырыла.

«Насретдинов укулары»төбәкара фәнни-гамәли конференция ел саен Марий Элда Марий Эл Республикасы мөселманнары диния идарәсе тәкъдиме белән РФ мөселманнары диния идарәсе һәм Мәскәү ислам институты белән берлектә, Марий Эл Республикасы Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министрлыгы һәм Марий Эл Республикасы Бәрәңге районы хакимияте ярдәмендә үткәрелә. Чарага мәгълүмати ярдәмне  «Мәдинә» нәшрият йорты күрсәтә.

Оештыру комитеты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ