Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин Урта һөнәри белем көне белән котлады

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Урта һөнәри белем көне белән котлады.

«Хөрмәтле укытучылар, җитештерү буенча белем бирү осталары, студентлар, урта һөнәри белем бирү системасын тәмамлаучылар һәм ветераннар!

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне юбилеегыз – урта һөнәри белем бирү системасының 85 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм!

Бу елларда урта һөнәри белем бирү системасы зур һәм данлы үсеш юлы узды. 85 ел – хезмәт батырлыклары, һөнәри ачышлар һәм казанышлар белән тулы бер чор ул.  Алар – республикабыз һәм илебезнең икътисадын үз хезмәтләре белән ныгытучы меңләгән чыгарылыш укучылары.

Бүген Татарстанның урта һөнәри белем бирү системасы   – инновацияләр флагманы, квалификацияле белгечләр әзерләү өчен алдынгы мәйданчык. Безнең көллият һәм техникумнар – техниканың соңгы казанышлары буенча җиһазланган заманча белем бирү үзәкләре. Федераль проектларны гамәлгә ашыру, дөньякүләм дәрәҗәдәге остаханәләр булдыру, республиканың әйдәп баручы предприятиеләре белән тыгыз элемтәдә тору – болар барысы да инновацион икътисад таләпләренә җавап бирә торган кадрлар әзерләргә мөмкинлек бирә.

Профессиональ белем бирүгә ныклы нигез салган педагогик хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм. Сезнең бәяләп бетергесез тәҗрибәгез һәм эшкә бирелгәнлегегез бүгенге уңышлар һәм казанышлар өчен ышанычлы нигез булды.

Җитештерүдә белем бирүче барлык укытучыларга һәм остазларга олы рәхмәтемне белдерәм! Сезнең югары һөнәри һәм педагогик  осталыгыгыз, эшкә иҗади якын килүегез һәм сайлаган һөнәрегезгә тугры булуыгыз чын күңелдән соклану уята.  Сез һөнәргә генә өйрәтмисез – сез татарстанлыларның яңа буынын формалаштырасыз, аларда хезмәткә мәхәббәт һәм эшче белгечлекләренә хөрмәт тәрбиялисез.

Кадерле студентлар! Сез – республикабызның киләчәге, аның өмете һәм таянычы. Һөнәри белем һәм күнекмәләр алып, Татарстан икътисады һәм сәнәгате үсешенә зур өлеш кертәсез. Алган  белемегез һөнәри үсеш һәм шәхси уңышыгыз өчен ныклы нигез булсын!

Урта һөнәри белем бирү системасының барлык хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, һөнәри җиңүләр һәм яңа казанышлар телим! Сезнең намуслы хезмәтегез киләчәктә дә республикабызның һәм бөтен Россиянең чәчәк атуына ярдәм итсен!»

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ