«Фәнни алгарыш» премиясе җиңүчеләрен 11 февральдә Казанда бүләкләячәкләр
11 февральдә Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында «Фәнни алгарыш» премиясен тапшыру тантанасы узачак. Биредә Татарстанның иң яхшы галимнәре хезмәтен билгеләп үтәчәкләр. Барлыгы – 11 номинация. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
– Тантана кунаклары өчен инновацион проектлар күргәзмәсе эшләячәк. Кич белән Россия фәне көненә багышланган концерт булачак, – дип сөйләде ул.
Концертта галимнәр чыгыш ясаячак, алар үзләренең артистлык сәләтләрен күрсәтәчәк, дип өстәде Рифкать Миңнеханов.
Фото: «Татар-информ»





Комментарийлар