Константин Циолковскийга багышланган музыкаль шоу узачак
28 сентябрьдә Казанда инде өченче ел рәттән «Станция Мир» музыка фестивале үтәчәк. Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узачак концерт үзәгендә – мәхәббәт һәм космос темалары. Ул заманча космонавтикага нигез салучы Константин Циолковскийның туган көненә багышлана.
Сәхнәдә Россиянең танылган башкаручылары — Рубеж Веков, Каспий, Маша Мирова белән беррәттән, Татарстаннан Defne, Beku, Хопелес, Tubatay Beats, К3DERT, MIDIN; шулай ук«Город-РЕАКТОР» музыкаль лабораториясен тәмамлаган яшь җырчылар чыгыш ясаячак.
— «Станция Мир» фестивале музыка һәм идеяләр аша кешеләрне берләштерү максатын күз алдында тота. Шул ук вакытта ул – дөньяның төрле почмакларыннан килгән галимнәр һәм космонавтларның фәнни эзләнүләре һәм иҗат урыны, — дип ассызыклады фестивальнең генераль продюсеры Алмаз Сәмигуллин.
Фото: «Станция Мир» фестивале матбугат хезмәте





Комментарийлар