17 май 2026 яңалыклары
-
Ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсына гаризалар 29 майга кадәр кабул ителә
Ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсына гаризалар 29 майга кадәр кабул ителә. Конкурс «Знание» җәмгыяте тарафыннан Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән оештырыла.
-
«Акыллы уеннар» халыкара фестивале
Казан шәһәренең Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында «Акыллы уеннар» халыкара фестивале узды. Масштаблы чарада якынча 350 бала һәм 750 кунак катнашты. Тантаналы ачылышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде. Чарада шулай ук Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты. Мәртәбәле кунак - Берләшкән Гарәп әмирлекләренең хатын-кыз эшмәкәрләр Советы Рәисе Әйшә Мөхәммәд Әл Мәүлла да килгән иде.




