«Акыллы уеннар» халыкара фестивале
Казан шәһәренең Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында «Акыллы уеннар» халыкара фестивале узды. Масштаблы чарада якынча 350 бала һәм 750 кунак катнашты. Тантаналы ачылышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде. Чарада шулай ук Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты. Мәртәбәле кунак - Берләшкән Гарәп әмирлекләренең хатын-кыз эшмәкәрләр Советы Рәисе Әйшә Мөхәммәд Әл Мәүлла да килгән иде.
«Акыллы уеннар» фестивале ‒ Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән «Бала-Сити» оешмасы проекты. Проект елдан-ел үсә һәм Татарстанның төрле районнарыннан балаларны, әти-әниләрне һәм укытучыларны берләштерә.
«Без бу проектны 100 балалар бакчасы белән башлап җибәргәндә, аның шулкадәр зур һәм көчле хәрәкәткә әвереләчәген күз алдына да китермәгән идек. Бүген безгә башка төбәкләрдән, хәтта башка илләрдән дә мөрәҗәгатьләр килә. Чөнки «Акыллы уеннар» — чыннан да уникаль проект. Мин аның нәкъ менә Татарстанда туып, үсеш алуына бик горурланам», ‒ диде проектка нигез салучы, педагогика фәннәре кандидаты, «Бала-Сити» оешмасы генераль директоры Альбина Насырова.
Бүгенге көндә программа буенча Татарстанның 150 балалар бакчасы эшли, ә якын арада тагын 50 укыту оешмасы кушылачак. Проектның төп максаты — балаларны интеллектуаль үсешкә тарту, туган телне һәм мәдәниятне заманча уен форматлары аша өйрәтү. Авторлар фикеренчә, телне мәҗбүри түгел, ә кызыклы, эмоциональ һәм уен аша өйрәнгәндә нәтиҗәлерәк була.
«Балага кызык икән, ул телне, мәдәниятне һәм аралашуны тиз үзләштерә. Уен — бала тормышында төп рольне уйный. Шуңа күрә без белем бирү мохитен заманча өстәл уеннары аша тудырбыз», ‒ дип ассызыклый «Акыллы уеннар» командасы.
Быелгы фестиваль бөек татар шагыйре Габдулла Тукай юбилеена багышланган иде. Барлык белем бирү проектлары, иҗади бәйгеләр һәм уеннар шагыйрь иҗатына, аның әсәрләренә һәм мәдәни мирасын өйрәнүгә корылган. Оештыручылар фикеренчә, балаларны милли әдәбият һәм мәдәният белән заманча интерактив форматлар аша таныштыру аеруча мөһим.
Киләчәктә проектны тагын да киңәйтү, яңа белем бирү уеннары булдыру һәм аны халыкара дәрәҗәдә үстерү планлаштырыла. Программа инглиз теленә тәрҗемә ителгән, ә якын киләчәктә гарәп телендәге версиясен эшләү дә каралган.
Фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтыннан алынды.





Комментарийлар