29 декабрь 2025 яңалыклары
-
Татарстанда Укытучыга һәйкәл эскизына иҗади конкурс уза
Татарстан Республикасында Укытучы һөнәрен хөрмәтләгән әһәмиятле иҗади вакыйга бара — Укытучыга һәйкәлнең иң яхшы эскизына конкурс игълан ителде. Укытучы — һәр кешенең язмышында тирән эз калдыра торган шәхес. Ул белем дөньясына юл ача, үсешкә илһамландыра, без үзебезгә ышанмаган чакта да ышаныч белдерә. Шуңа күрә республика педагогларына карата уртак рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны символлаштыручы һәйкәл булдыру аеруча мөһим, дип ассызыклап үтә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
-
«Фәнни алгарыш» премиясенә гаризалар кабул ителү дәвам итә
2026 елның 16 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында фән өлкәсендә «Фәнни алгарыш» премиясенә гаризалар кабул ителә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
-
Мөселманнарга Яңа ел каршыларга ярыймы?
Мөселманнарның Яңа елны билгеләп үтүе һәр кешенең үз хәленә, яшәү мохитенә һәм ниятенә бәйле, дип белдерде Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин «Татар-информ»га биргән интервьюсында.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстаннның 10 мәктәбе капиталь ремонтына 1 млрд сумга якын акча бүлеп биреләчәк
Киләсе елда Татарстан шәһәр тибындагы бистәләрдә урнашкан 10 мәктәптә капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 993 млн сум акча юнәлдереләчәк. Бу хакта Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган тендер документларында әйтелә, дип хәбәр итә «Бизнес онлайн» газетасы.




