Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөселманнарга Яңа ел каршыларга ярыймы?

Мөселманнарның Яңа елны билгеләп үтүе һәр кешенең үз хәленә, яшәү мохитенә һәм ниятенә бәйле, дип белдерде Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин «Татар-информ»га биргән интервьюсында.

Аның сүзләренчә, ислам үз асылында дин нигезләренә каршы килмәгән дөньяви бәйрәмнәрдә катнашуны тыймый.

Рөстәм Хәйруллин өчен Яңа ел –  үткән елга нәтиҗә ясау, хаталар өчен тәүбә кылу һәм киләчәк елга Аллаһтан бәрәкәт сорау мөмкинлеге. Ул бу чорны рухи яктан уйлану вакыты итеп карый.

Имам дөньяви җәмгыятьтә үсүче балалар мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. Аның фикеренчә, мөселман балалары үзләрен башкалардан кимрәк итеп хис итмәскә тиеш. Шуңа күрә балаларга Яңа елда да, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә дә бүләк бирү мөһим.

Бүләкләр сайлаганда исә игътибарлы булырга кирәк, диде имам. Мөселманнарга бүләк ителә торган әйберләр хәләл булырга тиеш, ә башка дин вәкилләренә бүләк сайлаганда, аларның гореф-гадәтләрен исәпкә алу сорала.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ