Татарстанда Укытучыга һәйкәл эскизына иҗади конкурс уза
Татарстан Республикасында Укытучы һөнәрен хөрмәтләгән әһәмиятле иҗади вакыйга бара — Укытучыга һәйкәлнең иң яхшы эскизына конкурс игълан ителде. Укытучы — һәр кешенең язмышында тирән эз калдыра торган шәхес. Ул белем дөньясына юл ача, үсешкә илһамландыра, без үзебезгә ышанмаган чакта да ышаныч белдерә. Шуңа күрә республика педагогларына карата уртак рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны символлаштыручы һәйкәл булдыру аеруча мөһим, дип ассызыклап үтә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Бүгенге көндә конкурсның эксперт комиссиясе өч көчле проектны сайлап алды. Хәзер исә соңгы сүз — халыкта. Нәкъ менә җәмәгатьчелек тавыш бирүе нәтиҗәсендә Укытучы һөнәренең символына әвереләчәк эскиз билгеләнәчәк.
Тавыш бирү Яндекс.Формалар платформасында уза һәм 31 гыйнварга кадәр дәвам итә: https://forms.yandex.ru/cloud/694cf273d046888fbe3691a0/
Конкурс «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы «Педагоглар һәм остазлар» федераль проектының төп бурычларына туры килә.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар