Татарстаннның 10 мәктәбе капиталь ремонтына 1 млрд сумга якын акча бүлеп биреләчәк
Киләсе елда Татарстан шәһәр тибындагы бистәләрдә урнашкан 10 мәктәптә капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 993 млн сум акча юнәлдереләчәк. Бу хакта Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган тендер документларында әйтелә, дип хәбәр итә «Бизнес онлайн» газетасы.
Проект нигезендә, барлык белем бирү учреждениеләрендә дә ремонт эшләрен 2026 елның 1 декабренә кадәр тәмамлау күздә тотыла.
Иң зур күләмдә финанслау Мансуров исемендәге Олы Кукмара урта мәктәбенә каралган — ремонт эшләренә 261 млн сум бүлеп биреләчәк. Биредә төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак, инженер-техник тәэмин итү системалары яңартылачак, заманча технологик җиһазлар сатып алыначак, шулай ук мәктәп территориясе төзекләндереләчәк.





Комментарийлар