11 ноябрь 2025 яңалыклары
-
«Мәгариф» журналы «Информационные технологии в образовании» – «Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр» бәйгесен игълан итә
«Мәгариф» журналы «Информационные технологии в образовании» – «Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр» бәйгесен игълан итә. Максаты – белем бирү процессында цифрлы ресурслар һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә иң яхшы эшләнмәләрне барлау.
-
«Химия. Укытучы. Киләчәк» конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
29 октябрь көнне Казан милли тикшеренү-технология университетында (КНИТУ) республика күләмендәге «Химия. Укытучы. Киләчәк» конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Чара «Химия тармагы лидерлары: мәктәп яшеннән үк хыялдагы карьерага» төбәк проекты кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
-
39 нчы күп профильле мәктәп Чаллыда үз ишекләрен ачты
7 ноябрь көнне республикабызның ике эре шәһәрендә — Чаллы һәм Казанда — яңа мәктәпләр ачылды. Алар милли «Яшьләр һәм балалар» проекты кысаларында төзелде. Тантаналы ачылыш видеоконференция форматында үтте, чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.




