Логотип Магариф уку
Цитата:

«Химия. Укытучы. Киләчәк» конкурсы җиңүчеләре билгеләнде

29 октябрь көнне Казан милли тикшеренү-технология университетында (КНИТУ) республика күләмендәге «Химия. Укытучы. Киләчәк» конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Чара «Химия тармагы лидерлары: мәктәп яшеннән үк хыялдагы карьерага» төбәк проекты кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Йомгаклау тантанасында Татарстан Республикасы мәгариф министры урынбасары Р.К. Хәйруллин катнашты.

Бәйге өч номинация буенча үткәрелде: «Профессионаллар», «Популярлаштыручылар» һәм «Перспектива».

«Перспектива» номинациясе киләчәккә юнәлтелгән  — анда химия фәнен мәктәптә популярлаштыру буенча иң уңышлы стратегияләр тәкъдим иткән укытучылар җиңү яулады.

Конкурста республикабызның 100 гә якын химия укытучысы катнашты, иң күп гаризалар «Перспектива» номинациясенә килгән. 30 җиңүче-педагогның һәрберсенә мәктәп өчен заманча җиһазлар комплекты — ноутбук һәм 15 лаборатор җыелма тапшырылачак. Проектның гомуми приз фонды 10 миллион сумнан артык акчаны тәшкил итә. 

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ