Логотип Магариф уку
Цитата:

39 нчы күп профильле мәктәп Чаллыда үз ишекләрен ачты

7 ноябрь көнне республикабызның ике эре шәһәрендә — Чаллы һәм Казанда — яңа мәктәпләр ачылды. Алар милли «Яшьләр һәм балалар» проекты кысаларында төзелде. Тантаналы ачылыш видеоконференция форматында үтте, чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында яңа белем бирү учреждениеләрен ачу республикада зур эшчәнлекнең дәвамы булуын билгеләп үтте:

«Бүгенге көндә заманча технологияләр безгә бу уртак бәйрәмне бергә үткәрергә мөмкинлек бирә. Мәгариф инфраструктурасын үстерү һәм ныгыту — республикабызның төп юнәлешләренең берсе. Без киң күләмле программаларны даими рәвештә гамәлгә ашырабыз. Татарстан бүген белем бирү учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонт ягыннан илдә алдынгылар исәбендә. 2010 елдан бирле 15 ел эчендә 110 белем бирү объекты — яңа мәктәпләр һәм өстәмә корпуcлар төзелде. Бүген ачылган мәктәпләр 1224 укучыга исәпләнгән, заманча җиһазланган». 

Чыгыштан соң, мәктәп директорларына компьютер җиһазлары алу өчен сертификатлар тапшырылды.

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур һадиуллин мәктәп белән танышканнан соң, аңа югары бәя бирде:

«Без профильле сыйныфлар белән таныштык, 9–11 нче сыйныф укучылары белән сөйләштек, алар инде дәүләт имтиханнарына әзерләнә. Коллектив тәҗрибәле һәм иҗади. Мондый мәктәпләр төзегән өчен зур рәхмәт!»

Быел Татарстанда гомуми белем бирүнең биш объекты төзелеп бетте, алар 4059 урынга исәпләнгән.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ