14 август 2025 яңалыклары
-
«Елмай» балалар паркында совет мультфильмнары күрсәтеләчәк
Бу шимбәдә, 16 августта, казанлыларны гаиләләре белән совет мультфильмнарын карарга чакыралар. «Елмай» балалар паркы сәхнәсендә шәһәр халкына «Котенок по имени Гав» һәм «Похитители красок» кинокартиналарын күрсәтәчәкләр.
-
Иң оста биючегә - 300 000 сум! «Бию көрәше» җиңүчесен билгелиячәкләр
29 август көнне кичке сәгать алтыда Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә - бәрәкәт» проектының 5 еллыгы уңаеннан оештырылган БИЮ КӨРӘШЕ конкурсының финалы узачак. Шарт буенча бәйгедә профессиональ булмаган биючеләр, ягъни татарча оста биюче гади халык катнаша. Финалга узганнар исә берничә турдан торган сынауларда үзара ярышачак.
-
Август киңәшмәсе Иннополис шәһәрендә үтәчәк
Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы 22 августта Югары Ослан районының Иннополис шәһәре И.А.Попов исемендәге Технопаркта узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
-
Рөстәм Миңнеханов КФУда яшь педагоглар һәм галимнәр белән очрашты. Фоторепортаж
13 августта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов КФУда яшь педагоглар һәм галимнәр белән очрашты.