Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң оста биючегә - 300 000 сум! «Бию көрәше» җиңүчесен билгелиячәкләр

29 август көнне кичке сәгать алтыда Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә - бәрәкәт» проектының 5 еллыгы уңаеннан оештырылган БИЮ КӨРӘШЕ конкурсының финалы узачак. Шарт буенча бәйгедә профессиональ булмаган биючеләр, ягъни татарча оста биюче гади халык катнаша. Финалга узганнар исә берничә турдан торган сынауларда үзара ярышачак.

Иң шәп биючене билгеләү өчен жюри әгъзалары чакырыла. Җиңүчене шәп бүләк – 300 000 сум акча көтә!
Финалны Замирә Рәҗәпова һәм Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров алып барачак. 

Белешмә: Казан Мэриясенең «Хәрәкәттә - бәрәкәт» проекты 2021 елдан башлап Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылып килә. Төп максат – татар халык биюләре аркылы туган телне саклау. Шуңа күрә «Хәрәкәттә - бәрәкәт»нең барлык чаралары да татар телендә алып барыла. Соңгы елларда проектның төгәл урыны һәм вакыты билгеләнде: татар биюен яратучылар җәй дәвамында һәр пәнҗешәмбе кичке сәгать алтыда Кабан күле яр буенда очраша.

БИЮ КӨРӘШЕнең финалы исә 29 август, җомга, 18.00да «Печән базары» фестивале кысаларында узачак.

Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ