Август киңәшмәсе Иннополис шәһәрендә үтәчәк
Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы 22 августта Югары Ослан районының Иннополис шәһәре И.А.Попов исемендәге Технопаркта узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Киңәшмәнең төп темасы – «Хәзерге заман мәгарифенең кыйммәтләр ориентирлары».
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Татарстан Республикасы буенча федераль органнар җитәкчеләре, предприятиеләр җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, мәктәп директорлары һәм башкалар катнашачак.
22 август Рәсми Татарстан сайты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының сайты һәм аның «ВКонтакте» социаль челтәрендә пленар утырышның туры эфиры узачак.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар