12 март 2025 яңалыклары
-
«Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының 2025 ел сезоны башлана
13 март 18.00 сәгатьтә Химиклар мәдәният сараенда «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының Зур фестивале узачак.
-
«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы старт алды
«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Казан халкы 20 июльгә кадәр өч номинация буенча иҗат эшләрен җибәреп катнаша ала, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында.
-
ТР Милли музееның 130 еллыгына багышланган күргәзмә ачылачак
12 март А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музеенда, Татарстан Республикасы Милли музееның филиалында, музей ачылуның 85 еллыгына һәм ТР Милли музееның 130 еллыгына багышланган «Урын даһие» күргәзмәсе ачыла.