«Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының 2025 ел сезоны башлана
13 март 18.00 сәгатьтә Химиклар мәдәният сараенда «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының Зур фестивале узачак.
Әлеге уен 2025 ел сезонын башлап җибәрәчәк. Фестивальдә Казан, Чаллы шәһәрләре, Татарстанның төрле районнарыннан барлыгы 21 команда катнашачак, дип хәбәр итә татар КВН лигасы матбугат хезмәте.
Аңа кадәр, 9–13 мартта, командалар «Мирас» балалар сәламәтләндерү лагеренда уенга әзерләнә. Берничә көн дәвамында катнашучылар уенның кураторлары һәм редакторлары белән берлектә үз чыгышларын хәзерли.
Искәртеп узабыз: сезон Зур фестивальдән башлана. Район, шәһәрләрдән катнашырга теләгән командалар җыела. Зур фестивальдә үзен иң яхшы күрсәткән командалар телевизион сезонга алына. Төп сезон өч этаптан тора: чирекфинал, ярымфинал һәм финал.
Уенны «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров һәм махсус хәрби операция катнашучысы, стендап-комик Ленар Галәү бәя бирәчәк.
Зур фестиваль нәтиҗәләре буенча шушы номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк: «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса», «Фестиваль ачылышы», «Иң яхшы мәзәк», 1, 2, 3 нче урыннар һәм Гран-при. Уен телевизион съемкага да төшереләчәк.
Фото: «Әйдә, ШаяРТ!» матбугат хезмәте
Комментарийлар