Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы старт алды

«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Казан халкы 20 июльгә кадәр өч номинация буенча иҗат эшләрен җибәреп катнаша ала, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында.

«Үлемсез полк. Татарлар Ватанга хезмәттә» номинациясе фотоэшләре халыкның төрле тарихи чорларда күрсәткән каһарманлыгы истәлеген чагылдырырга тиеш. 20 апрельгә кадәр килгән сурәтләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган фотокүргәзмә өчен сайлап алыначак.

Россиянең төрле төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге җәмгыять тормышының уникаль аспектлары төшерелгән фотосурәтләрне «Россия төбәкләре һәм чит ил татарлары.Тарихи Ватан, халыкның гореф-гадәтләре белән элемтә» номинациясендә конкурска җибәрергә мөмкин. 

Тагын бер номинация – «Мирас үрнәкләре: татар осталары сәнгате» кысаларында Татарстанның традицион һөнәрләренең матурлыгын һәм тирәнлеген детальләр, орнаментлар, ясау процессы һәм әзер эшләнмәләр аша берләштергән эшләр кабул ителәчәк.

Фотоконкурста 18 яшькә җиткән Россия гражданнары катнаша ала. Моның өчен анкета тутырып, номинация тематикасына туры килә торган эш тәкъдим итәргә кирәк. Катнашу шартлары сылтама буенча урнаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ