Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Татар китабы көне узды

13 сентябрьдә Татар китабы йортында беренче тапкыр Татар китабы көне билгеләп үтте. Әлеге көн татар китабы тарихына һәм татар әдәби мирасына багышланды.

13 сентябрь — татар китабы тарихындагы мөһим даталарның берсе. Моннан 226 ел элек, 1800 елның 13 сентябрендә, Россия империясе Сенаты Казанда казна басмаханәсе ( «Азия типографиясе» буларак билгеле ул) ачарга, анда Коръән һәм башка китапларны бастырып чыгарырга рөхсәт бирә. Бу карар татар телендә китап бастыру тарихында мөһим адым була.

Шул уңайдан Татар китабы йорты әлеге датаны яңа традициягә әверелдереп, беренче тапкыр Татар китабы көнен үткәрде.

Чара кысаларында 13:00 сәгатьтә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры - Татар китабы йортында «Җыен» фондының «Шәхесләребез» китап кунакханәсе ачылды, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

«Китап кунакханәсе» һәркем өчен ачык булды. Татар китабы йортына килүчеләр «Шәхесләребез» сериясендә басылып чыккан китаплар белән танышты, аларны укый-өйрәнде.

Ел дәвамында биредә мәдәният һәм сәнгать әһелләренә багышланган лекцияләр һәм фикер алышулар да үткәреләчәк. Әлеге очрашулар циклы шул ук көнне башланды: 13:30 сәгатьтә «Шәхесләребез: Шәриф Камал һәм аның билгесез тормышы» дигән лекция укылды. Аны Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин үткәрде.

«Шәхесләребез» — күренекле татар зыялылары, язучылары, галимнәре, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләренең тормышы һәм иҗатына багышланган фәнни-популяр китаплар сериясе. Проектны 35 елдан артык тарихы булган «Җыен» фонды гамәлгә ашыра. Бүгенге көнгә серия кысаларында 100 дән артык китап дөнья күргән.

«Татар китабы көне» кысаларында уздырылган  чараларның төп максаты — татар китабы тарихына игътибарны арттыру, милли әдәби мирасыбызны киң аудиториягә таныту һәм китап уку мәдәниятен үстерү. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Милли музее инициативасы буенча үткәрелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ