Күрсәтү алмашлыклары
«Ел укытучысы» конкурсы җиңүчеләренең эшләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Бәйгенең «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясе җиңүчесе, Казан шәһәренең 11 нче күппрофильле лицее укытучысы Резидә Зөфәр кызы Курамшина укучыларга татар теле дәресендә күрсәтү алмашлыкларын өйрәнүне кызыклы сәяхәт формасында оештыра. Табигать темасы белән бәйләнгән әлеге дәрестә тел кагыйдәләре «Кызыл китап», тыюлыклар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре белән үрелеп бара. Укучылар төрле биремнәр, уеннар һәм иҗади эшләр аша яңа белемнәр үзләштерә, телне өйрәнү белән бергә табигатькә сакчыл караш тәрбияли.
Резидә КУРАМШИНА,
Казандагы 11 нче күппрофильле лицейның
I квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
«Ел укытучысы – 2026» конкурсының
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы»
номинациясендә җиңүче
.jpg)
Дәреснең максаты: күрсәтү алмашлыкларын һәм аларны дөрес кулланырга өйрәтү; «Кызыл китап» һәм тыюлыклар турында белемнәрне ныгыту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Бурычлар: алмашлык төрен аерырга, җөмләләрдә табарга, текстта кулланырга өйрәтү; «Кызыл китап»ка кергән үсемлекләрнең һәм хайваннарның кыйммәтен аңларга өйрәтү, тыюлыкларның ролен ачыклау.
Җиһазлар: интерактив такта, эш битләре, «имән чикләвекләре», дәреснең картасы, роль карточкалары, рәсемнәр.
Дәрес барышы
Укытучы. Хәерле иртә, укучылар! Мин сезне күрергә шатмын. Утырыгыз. Дәресебезне башлыйбыз. Ләкин алдан кәефегезне беләсем килә. Сез дәрескә әзерме икән? Укучылар, тактадагы рәсемнәрне карагыз әле. (Төрле эмоцияле кондыз рәсемнәре.) Сез кайсы рәсемне сайлыйсыз? Мәсәлән, мин бүген 5 нче рәсемне сайлыйм, чөнки мин шат. Ә сез? (Укучыларның җаваплары.)
Укытучы. Укучылар, әлеге рәсемнәрдә нинди хайван сурәтләнгән? (Кондыз.) Әйе, дөрес. Сез аларны күргәнегез бармы? Татарстанда алар бармы? Ә сез аларның кайда яшиләр икәнен беләсезме? (Урманда, сулыкларда.) Менә без бүген алар яши торган Татарстанның бер кызыклы урынына сәяхәт итәрбез. Ләкин алдан тактадагы җөмләләргә игътибар итегез әле.

– Җөмләләрне укыйбыз. Кемнең укыйсы килә? (Бер укучы бер яктагы текстны укый, икенче укучы – икенче яктагы.)
– Укучылар, сезгә кайсы текст күбрәк ошады? (Икенче.) Ни өчен? (Чөнки ул матуррак, җыйнаграк яңгырый, анда кабатлаулар юк.) Чынлап та, мин сезнең белән килешәм. Җөмләләрдә кабатлаулар булмасын өчен кайсы сүзләр ярдәм итә? Сүзләрне атагыз. (Алар, бу.) Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә карый? (Алмашлыклар.) Бик дөрес. «Алар» сүзе алмашлыкның кайсы төркемчәсенә карый? (Зат алмашлыгы.) Ә «бу» сүзе? Ул нинди функция үти? (Күрсәтә.) Дөрес, күрсәтә. Димәк, бу нинди алмашлык? (Күрсәтү алмашлыгы.) Укучылар, без бүген дәрестә нинди тема өйрәнербез икән? (Күрсәтү алмашлыклары.)
– Әйе, күрсәтү алмашлыкларын өйрәнеп, бер бик кызыклы урынга экскурсиягә барабыз. Ләкин бу нинди урын икәнен белү өчен, сезгә төрле биремнәр үтәп, шушы имән чикләвекләрен җыярга кирәк булыр. Алар гади генә түгел, ә серле. Аның серен дәрес ахырында ачарбыз. Экскурсиябезне башлыйбыз.
– Сезнең, чын туристларныкы кебек, өстәлләрегездә карталар бар. Карагыз һәм әйтегез: беренче нокта ничек атала? (Экскурсиянең кагыйдәләре.)
– Әйе, безгә алдан кагыйдәләр белән танышырга кирәк. Беренче бирем парларда эш. Сезгә өч җөмлә бирелә. Һәр җөмләдән күрсәтү алмашлыкларын табып, алар нәрсәне күрсәтә икәнен билгеләргә кирәк. Моның өчен сезгә 1,5 минут бирелә.
| 1. Бу укытучыдан бер адым да артта калмагыз, аны игътибар белән тыңлагыз. 2. Шушы үсемлекләргә кагылмагыз, алар «Кызыл китап»ка кертелгән. 3. Экскурсия вакытында шундый таләп бар: табигатькә хөрмәт белән карарга кирәк. | а) затны күрсәтә; б) предметны күрсәтә; в) зат яки предметның билгесен күрсәтә. |
Укытучы. Әйдәгез, бу биремне тактадагы уен ярдәмендә тикшереп алабыз. (Интерактив уен белән тикшерәбез.) Димәк, күрсәтү алмашлыклары нинди роль үтәвен белдек.
Хәзер эш битләрегездәге беренче күнегүгә игътибар итегез. Кагыйдәне тулыландырыгыз. Нинди кагыйдә килеп чыкты? (Бер укучы укый.) Афәрин, укучылар! Сезнең һәрберегез бер имән чикләвеген ала. Җыеп барыгыз, югалтмагыз.
– Киләсе ноктага күчәбез. Бу нинди нокта? (Раифа өлеше.) Әйе. Монда без әлеге урында нинди агачлар һәм үсемлекләр бар икәнен белербез. Эш битләрегездәге икенче күнегүгә игътибар итегез. Сезгә 4 җөмлә бирелгән, ләкин анда күрсәтү алмашлыклары дөрес куелмаган, төзәтергә кирәк. Укыгыз һәм хаталарны төзәтегез. Сезгә 1,5 минут бирелә.
1) ______ Табигать музее Раифа өлешендә урнашкан.
2) ______ истә тотыгыз: сирәк очрый торган үсемлекләрне сакларга кирәк.
3) _______ барсагыз, дендрарийга килеп чыгачаксыз.
4) _______ балаларны өлкәннәрдән башка кертмиләр.
Ярдәмче сүзләр: монда, моннан, шуны, бу.
Укытучы. Вакыт чыкты. Әйдәгез, тактада тикшереп алыйк. (Укучылар, такта янына чыгып, җөмләләрдәге хаталарны төзәтәләр.) Сез бик тырышып эшләдегез, шуңа мин сезгә тагын бер имән чикләвеге бирәм.
– Киләсе нокта – Чулман елгасы. Бераз ял итеп, елга сыман дулкынланып алыйк. Бастык. Мин сезгә хәзер алмашлыклар әйтәм. Зат алмашлыгы булса, сулга атлагыз, күрсәтү алмашлыгы – уңга, елга сүзе – уртада. (Алар, елга, шул, елга, теге, елга, сез, елга, бу, елга, шулар, елга.)
– Бераз хәрәкәтләнеп алдык. Ә хәзер, киләсе ноктага күчү өчен, сезгә төркемнәргә бүленергә кирәк. Дәрес битләрегезнең төсе буенча тиешле өстәлгә барып утырыгыз. Сезгә бары тик каләмнәр генә кирәк булыр.
– Бу нокта – Саралы өлеше. Хәзер сез текст белән эшләрсез. Бүгенге серле урын турында тагын күбрәк белерсез. Моның өчен без хәзер рольләргә бүленәбез. 4 роль бар:
- Эчтәлек остасы. (Текстны укы. Бирелгән сораулар ярдәмендә, күрсәтү алмашлыкларын кулланып, текстның эчтәлеген сөйлә.)
- Эзләнүче. (Текстны укы. Күрсәтү алмашлыкларын тап.)
- Сорау остасы. (Текстны укы. Күрсәтү алмашлыгын кулланып, текстның эчтәлеге буенча бер сорау уйла.)
- Фикер остасы (Текстны укы. «Кызыл китап» ни өчен кирәк? Сорауга җавап бир.)
1 минут – текстны укыйлар.
1,5 минут – рольләре буенча биремнәрне эшлиләр.
2 минут – төркемнәрдә әңгәмә коралар.
3 минут – һәр төркем үз эшен тәкъдим итә.
Укытучы. Укучылар, афәрин! Тагын бер имән чикләвеге сезгә. Һәм, ниһаять, серләрне ачар вакыт та җитте. Без бүген кайда сәяхәттә булдык соң? Моны белү өчен, имән чикләвекләрен ачыгыз. Аның эчендә сүзләр яшеренгән. Шул сүзләрдә бүгенге урынның исемен җыегыз һәм эш битләрендәге 3 нче биремдәге бушлыкларга язып куегыз.
– Инде экскурсиябез ахырына да якынлаша. Без бүген нәрсә турында сөйләштек? Нәрсә белдек? Күрсәтү алмашлыклары нигә кирәк? Текст буенча нинди нәтиҗәгә килдек? «Кызыл китап», тыюлыклар нәрсәгә кирәк?
– Ә хәзер эш битләрегездәге рәсемнәргә игътибар итегез. (Анда 3 төрле кәефле кондыз.) Кайсы кондызны сайлыйсыз? Билгеләп куегыз.
Укытучы. Шулай итеп, безнең экскурсиябез, дәресебез тәмам. Киләсе дәрескә өй эше:
- 75 нче бит, 123 нче күнегү (текстны укырга, күрсәтү алмашлыкларын табып язарга).
- Бу, шул, тегеләр, шулар алмашлыкларын кулланып, җөмләләр язарга.
- Россиядә тагын нинди тыюлыклар бар? Күрсәтү алмашлыкларын кулланып, бер тыюлык турында сөйләгез (1–15 җөмлә).
Укытучы. Эш битләрегезне миндә калдырыгыз. Алар буенча мин сезгә дәрес өчен билге куячакмын. Барыгызга да рәхмәт! Сау булыгыз!





Комментарийлар