Логотип Магариф уку
Цитата:

Алтынчы сыйныф укучылары өчен «Җанлы физика» курсы

Россия Мәгариф министрлыгы 6 нчы сыйныф укучылары өчен «Җанлы физика» дип аталган дәрестән тыш эшчәнлек курсын әзерләгән. 17 сәгатькә исәпләнгән курс укучыларда физика һәм башка табигый фәннәр белән кызыксыну уятуга юнәлдерелгән.

Россия мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова билгеләп үткәнчә, дәресләрдә физик күренешләр һәм закончалыкларның тере организмнар белән бәйләнешен өйрәнергә мөмкин булачак. Курс укучыларны 7 нче сыйныфта физиканы системалы өйрәнүгә әзерләячәк.

7 нче һәм 9 нчы сыйныфларда атнага өстәмә бер сәгатьне «Физикадагы катлаулы сораулар» курсын өйрәнүгә багышларга мөмкиннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ