Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «Гаилә» цифрлы ярдәмче эшли башлады

Татарстанда ЗАГС хезмәтләре һәм гаилә мәсьәләләре буенча сорауларга җавап бирә торган «Гаилә» цифрлы ярдәмче эшли башлады. Аны Татарстан Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе эшләтеп җибәргән.

Виртуаль консультант бала тууын теркәү, никахлашу, фамилия алыштыру, таныклык һәм архив белешмәләре алу, документларны торгызу, дәүләт пошлинасын түләү тәртибе турында мәгълүмат бирә. Шулай ук ЗАГС бүлекләренең эш графигын белергә һәм кабул итүгә алдан язылырга мөмкин.

Яшь парларга «Гаилә» ЗАГСка гариза бирү тәртибен аңлата, яшь ата-аналарга бала тууын теркәү һәм беренче документларны рәсмиләштерү буенча ярдәм итә.

Ярдәмче тәүлек әйләнәсе, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эшли. Ул «Мах» платформасында урнашкан. Аңа Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе сайты аша да керергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ