25 февраль 2025 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Йокыга талган гүзәл» («Спящая красавица») Казанга килә
10–11 мартта Казанга Мәскәү музыкаль-драма театры «Тереза Дурова театры» «Йокыга талган гүзәл» («Спящая красавица») спектакль-мюзиклы белән гастрольгә килә. Тамашалар Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә узачак. Бу хакта журналистларга театрның сәнгать җитәкчесе һәм режиссеры, РФ халык артисты Тереза Дурова хәбәр итте.
-
Тиздән Шәриф Камал исемендәге премия лауреатлары игълан ителәчәк
27 февральдә, Шәриф Камалның туган көнендә, Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музее — Татарстан Республикасы Милли музее филиалында Шәриф Камал исемендәге бишенче әдәби премия тапшырылачак.
-
Бер ветеран да игътибарсыз калмаячак
Ватанны саклаучылар елында беренче урында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре тора. Җиңүнең 80 еллыгы медальләрен тапшыру, барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарына яшәгән җирлекләренең мактаулы гражданины исемен бирү чаралары башланган инде.
-
Ветераннар – остаз
Иҗтимагый эшчәнлекне оештыру өчен МХО ветераннарыннан торган 50 кешелек актив төзелгән.
-
«Үз телем» бәйгесе — татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә тагын бер адым
21 февраль көнне «Яратам» яшүсмерләр клубында «Үз телем» проектлар бәйгесе җиңүчеләренең эшләрен тәкъдим итү чарасы узды.