Логотип Магариф уку
Цитата:

Тиздән Шәриф Камал исемендәге премия лауреатлары игълан ителәчәк

27 февральдә, Шәриф Камалның туган көнендә, Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музее — Татарстан Республикасы Милли музее филиалында Шәриф Камал исемендәге бишенче әдәби премия тапшырылачак.

Конкурска 60 тан артык гариза кабул ителгән. Катнашучылар арасында 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар, режиссерлар һәм драматурглар, укытучылар, инженерлар, программалаучылар да бар – премия төрле кешеләрне берләштерә. Конкурсның географиясе киңәйгән: хәзер бу Татарстан, Башкортстан, Мәскәү, шулай ук чит илләр — Казахстан, Таҗикстан, Төркия һәм Мисыр, дип хәбәр итә проект авторлары.

            Быелгы премиядә номинацияләр дә артты, кабул ителә торган әсәрләрнең тематикасы киңәйде. Ел саен була торган «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» юнәлешләреннән тыш, «Галиәсгар Камал. Комикслар» һәм «Нәкый Исәнбәт. Балалар һәм яшүсмерләр прозасы» дип исемләнгән махсус номинацияләр кертелде. Алар Галиәсгар Камалның 140 еллыгына һәм Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышлана. Шулай  итеп, әдәби премия бәйгесенә эскизлар, комикс сценарийлары һәм график романнар да килгән.

               «Биш ел эчендә Шәриф Камал премиясе яшь авторларны эзләү һәм үстерүнең мөһим чарасына әверелде, – дип саный Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин.– Әлеге конкурста ачылган һәр исем киләчәктә әдәби брендка әверелергә мөмкин, һәр яшь язучы – киләчәк музейларының потенциаль герое».

            Шәриф Камал исемендәге әдәби премия 2020 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелды. Премиягә дәгъва итүчеләр арасындагы бәйгене оештыручылар: Татарстан Милли музее һәм аның филиалы – Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музее (Татар китабы йорты). Бүгенге көндә бу 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге татар телендә хикәя яки повесть язучы, әсәрне татарчадан чит телләргә тәрҗемә итүче яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр өчен бердәнбер премия. Быел премия республиканың Милли музеена 130 ел тулуга, Шәриф Камалның музей-фатирының 75 еллыгына һәм Шәриф Камалның «Акчарлаклар» повестена 110 ел тулуга багышлана.

Фото: Татар китабы йорты

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ