Логотип Магариф уку
Цитата:

«Йокыга талган гүзәл» («Спящая красавица») Казанга килә

10–11 мартта Казанга Мәскәү музыкаль-драма театры «Тереза Дурова театры» «Йокыга талган гүзәл» («Спящая красавица») спектакль-мюзиклы белән гастрольгә килә. Тамашалар Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә узачак. Бу хакта журналистларга театрның сәнгать җитәкчесе һәм режиссеры, РФ халык артисты Тереза Дурова хәбәр итте.

 –  Әкиятләрне зурлар балалар өчен генә язмый. Аларда безгә, зурларга, кирәкле зирәклек һәм фәлсәфә шулкадәр күп. Әкиятләрдә безнең хыялларыбыз да чагылган. Без азатлык һәм әкияти мәхәббәт турында хыялланабыз. Болар барысы да безнең спектакльдә бар, – дип башлады ул үзенең чыгышын.

 – Опера һәм балет театры шулкадәр матур һәм ул искиткеч тарихка ия бина. Бирегә әлеге театрга тиңдәш әсәр алып килергә кирәк, әлбәттә, –  өстәде Тереза Дурова.

«Йокыга талган гүзәл»дә төп рольне театр һәм кино актрисасы Анастасия Крылова башкарачак. Аның Казанда тууы символик мәгънәгә ия.

– «Йокыга талган гүзәл» –  музыка, театр һәм цирк синтезы ул. Минем өчен рольгә әзерләнүдә ниндидер кыенлыклар тумады. Минем өчен уйнау — рәхәтлек. Залдан меңләгән күз караганда, кайдадыр гөлләр чәчәк ата кебек, – дип сөйләде актриса.

Хәзер гаҗәп нәрсә турында! Куелышның төп темасы – трансформация. Сюжет буенча, сихерче, канатларын җәя, шау-шулы карнавал тынып кала, ә яшь принц  картка әверелә. Шуннан соң ул яңадан принц булачак, ә Йокыга талган гүзәл йокысыннан уяначак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ