«Үз телем» бәйгесе — татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә тагын бер адым
21 февраль көнне «Яратам» яшүсмерләр клубында «Үз телем» проектлар бәйгесе җиңүчеләренең эшләрен тәкъдим итү чарасы узды.
Үз телем» конкурсы — Казан мэриясе тарафыннан 2021 елдан алып, Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов идеясе белән туган проект.
Бәйге максаты – татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыруның яңа, заманча, нәтиҗәле һәм кызыклы форматларын табу.
— «Үз телем» проектлар бәйгесе идеясе уңышлы булды. Мәктәп укучылары, яшьләр үзләренең кечкенә хыялларын ашырырга зур мөмкинлекләр яисә инде зур хыялларын тормышка ашырыр өчен кечкенә генә мөмкинлеккә ия булалар. Приз фонды — 2 млн сум, ул бәйгедә җиңүчеләргә бүленеп бирелә, — дип билгеләп үтте Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
«Үз телем» бәйгесендә җиңүчеләр һәм аларның проектлары:
Булат Гатауллин — «Шайтан һәм аның кызы» әкияте буенча спектакль. Хәзерге көндә Г.Кариев театры репертуарына әлеге куелыш («Шайтан. Егет. Кыз») кертелгән.
Зөләйха Камалова— «Барсиклар һәм Неко» (ул «Пропеллерс мультипликация» студиясендә тормышка ашырылган) комикслар китабы. Бала биредә рәсемнәрне дә буйый һәм татар телен дә өйрәнә ала. Авторлар билгеләп үткәнчә, тиздән әлеге китапны теләгән һәркем бушлай pdf форматында йөкләп ала алачак.
Динара Фәйрушина — татар телендә логопедик эш дәфтәрләре. Чарада автор «Л һәм Р авазлары автоматизациясе өчен» дип исемләнгән нейрологопедик альбомны презентацияләде.
Айдар Ниязов — Солтан Габәши исемендәге Милли музыка фестивале. Казан Ратушасында Солтан Габәши исемендәге беренче Милли музыка фестиваленең йомгаклау чарасы – гала-концерты узачак.
Алсу Мансурова — «Кайнатма» милли креатив индустрия вәкилләре белән татар телендә атналык аудио- һәм видеоподкаст. Хәзерге көндә подкастлар сериясе татар дөньясына үз өлешен керткән шәхесләр белән видео-, аудио-форматта чыгып килә. Алып баручы — Ләйлә Лерон.
Гөлнур Фәхруллина — «Сәлам, микроб!» – балалар өчен микробиология турында татар телендә беренче фәнни-популяр китап.
Үз телем» бәйгесе 2025 елда да дәвам итәчәк. Гариза кабул итү 1 март көнне старт алачак. Барлык мәгълүмат шул көнне проектның рәсми сайтында чыгачак. Бәйгедә Казанда яшәүче мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәр яшьләр катнаша ала.
Автор фотосы
Комментарийлар