Мәгариф автор яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Новосибирскида «Татар мәдәнияте көннәре» төбәкара фестивале узачак
5 октябрь-1 ноябрь көннәрендә «Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге»нең 35 еллык юбилее уңаеннан «Татар мәдәнияте көннәре» төбәкара фестивале узачак. Бу хакта Новосибирск татарларының Вконтакте төркемендә хәбәр ителә.
-
«Әкият» татар дәүләт курчак театры «Курсак-фест» фестивалендә Гран-при иясе булды
«Әкият» татар дәүләт курчак театры спектакле «Курсак-фест» Уфа халыкара курчак театрлары фестиваленең Гран-при иясе булды.
-
Имәнкискә мәктәбендә «Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе –2025» конкурсының финалы узды
Бүген, 26 сентябрь көнне, «Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе –2025» конкурсының йомгаклау этабы Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбендә узды.
-
Яр Чаллыдан Анна Мельникова «Беренче укытучы» конкурсының топ-10 финалисты исемлегенә керде
Бүген Белгородта «Беренче укытучы» Бөтенроссия педагогик осталык конкурсының беренче этабы тәмамланды.
-
Казан гимназиясендә БРИКС+ илләре яшүсмерләр китапханәсе ачылды
Казанның Яңа Савин районындагы «Ачыш» 107 нче гимназиясендә БРИКС+ илләре яшүсмерләр китапханәсе ачылды. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
-
Яр Чаллыдан Мария Ерофеева – «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы финалисты
Санкт-Петербург шәһәрендә 2025 елда «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы бара. Конкурс 36 нчы тапкыр үткәрелә. Йомгаклау этабында конкурсның төбәк этабында 89 җиңүче катнаша.
-
«Таян Аллаһка!» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Бүген, 25 сентябрьдә, Мәрҗани мәчетендә «XIV Якупов укулары» төбәк конференциясе узды. Бу хакта ТР мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанда ятимнәр 23 яшькә кадәр бушлай юридик ярдәм алачак
Татарстанда 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге укучылар, уку дәверендә ятим калган очракта, бушлай юридик ярдәм алырга мөмкин.
-
Татарстанның балалар омбудсмены итеп Светлана Захарова билгеләнде
Бу постта ул Ирина Волынецны алыштырды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Бөтенроссия мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарын кабул итү көне
26 сентябрьдә Казанда Бөтенроссия мәктәпкәчә яшьтәге балалар ата-аналарын кабул итү көне узачак. Бу хакта «Бердәм Россия»нең ТРдагы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Татарстанда Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп этабы башланды
Татарстанда Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп этабы старт алды. Анда республикадан мәктәп укучыларының 90 % тан артыгы катнаша, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Дәүләт Думасында БДИны берничә фәннән яңадан тапшырырга рөхсәт итәргә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутатлары Сардана Авксентьева, Антон Ткачев, Олег Леонов, Владимир Плякин, Анна Скрозникова һәм Ксения Горячева Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка чыгарылыш укучыларына берьюлы берничә фәннән БДИны яңадан тапшырырга рөхсәт итү тәкъдиме белән мөрәҗәгать юлладылар. Бу хакта РИА НОВОСТИ хәбәр итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Министрлар Кабинеты ятим балалар өчен социаль түләүләр күләмен раслады
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2026, 2027–2028 елгы план чорына ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга социаль түләүләр күләмен раслады. Әлеге карар ТР Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Мостай Кәримне искә алу кичәсе узачак
Бүген, 24 сентябрь, «Залесный» мәдәният үзәгендә «Мостай Кәрим: тормышы белән горурланырга хаклы әдип» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
-
«Авыл укытучысы» бәйгесе финалы Имәнкискә урта мәктәбендә узачак
Шушы көннәрдә «Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе –2025» конкурсының II турына йомгак ясалды. Жюри нәтиҗәләре буенча 8 укытучы һәм 4 тәрбияче финалда чыгыш ясаячак.




