-ды/-де, -ты/-те кушымчалары. Билгеле үткән заман хикәя фигыль
(Рус төркемендәге 2 нче сыйныфлар өчен татар теле дәресе) Әнисә САДРИЕВА, Түбән Камадагы 29 нчы урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән ГУРЬЕВА, Түбән Камадагы 29 нчы урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
- Белем бирү максаты: билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын дөрес ялгау, сөйләмдә дөрес куллану; иптәшеңнең, үзеңнең эшләгән эшләреңне билгеле үткән заманда әйтә белү.
- Фикер сәләтен үстерү максаты: укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру.
- Тәрбияви максат: әти-әниләргә, әби-бабайларга карата хөрмәт, ярдәмчеллек хисләре уяту.
Дәрес тибы: ГКК.
Җиһазлау: сүзләр һәм кушымчалар язылган карточкалар, өй рәсемнәре, ноутбук, дәреслек, презентация.
Дәрес барышы
- Оештыру моменты
Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар теләп, татар теле дәресен башлыйбыз. Кәефләрегез, хәлләрегез ничек? (Яхшы.) Кәефләрне тагын да күтәрер өчен, әйдәгез, матур сүзләр (комплиментлар) әйтик. (Настя, синең күлмәгең матур! Рәхмәт!..)
II. Актуальләштерү
1. Уен: «Кыска сораулар, кыска җаваплар».
Укытучы. Я буду задавать вам вопросы, а вы должны на них коротко ответить.
– Петя нишләде? (Петя килде, ашады, эчте, булышты, котлады...)
– Настя нишли? (Настя яза, укый, сикерә, йөзә, йөгерә...)
2. Аудиолаштыру.
Укытучы. Укучылар, ә хәзер мине игътибар белән тыңлагыз. Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом ряду.
Язды, сикерде, килде, бара, утырды, кайтты.
– Ни өчен шулай уйлыйсыз?
– Ә калган сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?
– Нишләде? соравына җавап биргәндә, сүзләргә нинди кушымча ялгана?
3. Өй эшен тикшерү (38 нче бит, 7 нче күнегү).
– Алсу, син өйдә нишләдең?
– Мин әнигә булыштым.
– Ничек булыштың?
– Идән юдым, чүп чыгардым.
– Укучылар, сез бик ярдәмчел балалар икәнсез. Чыннан да, әниләрегезгә шулай булышасызмы?
– Һәрвакытта да эшчән, тырыш балалар булыгыз.
III. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү
Укытучы. Ә хәзер, укучылар, тактага игътибар итегез әле. Тактада нәрсәләр бар?
– Һәрбер өйдә сүзләр яши. Кайсы өйдә нинди сүз яши икән? Мы видим четыре домика с окончаниями -ды, -де, -ты, -те. В домиках живут слова. Нужно определить: какое слово в каком домике живёт.
Утыр! Бас! Эч!
Яз! Аша! Сөрт!
Кил! Кайт!
Кара! Укы!
Йөз! Кит!
Булыш! Сикер!
– Укучылар, беренче өйдәге сүзләрне укыйк әле.
– Бу сүзләргә кайчан -ды /-де, -ты/ -те кушымчаларын ялгыйбыз. (Һәрбер өйдәге сүзне укып, кушымчаларның кайсы очракта ялганганлыгын әйтү.)
Көтелгән җаваплар:
-ды; -ты – к твёрдым словам.
-де; -те – к мягким словам.
-ты; -те – после глухих согласных.
-ды; -де – после звонких согласных и гласных.
– Кушымчалар нинди сүзгә ялгана? К чему прибавляются эти окончания? (К приказу, команде.)
– Димәк, укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшүне дәвам итәбез?
IV. Белемнәрне ныгыту
Укытучы. Укучылар, ә хәзер дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язып куябыз. Миңа игътибар белән карагыз әле, монда нинди сүз бирелгән? (Бар – иди.)
– Бу сүзгә – ды/-де, -ты/-те кушымчаларының тиешлесен ялгап, җөмләләр төзеп әйтик. (Марат мәктәпкә барды. Маша стадионга барды. Әни кибеткә бардымы?)
– Сезгә кемнең җөмләсе ошады?
– Әлеге җөмләне язып куябыз.
Физкультминут.
V. Дәреслек белән эш
Укытучы. Ә хәзер, укучылар, дәреслекләрне ачыйк әле. (39 нчы бит, 3 нче күнегүне телдән башкару.)
VI. Өй эше бирү
– Ребята, вы сами должны будете выбрать домашнее задание, с которым сможете справиться.
1 нче вариант: 40 нчы бит, 6 нчы күнегү. С. 40, упр. 6 – помоги словам найти свой домик. Ответы напиши в тетрадь.
2 нче вариант: 39 нчы бит, 5 нче күнегү. С. 39, упр. 5 – если эти действия выполнил не Гали, а ты, то как изменится предложения. Ответы напиши в тетрадь.
VII. Рефлексия
- Дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нәрсә исегездә калды? Что важного из изученного на уроке вы запомнили?
- Кушымчаларны нәрсәгә ялгыйбыз? К чему прибавляем окончание прошедшего времени?
- Кайсы бирем күбрәк ошады? Какое задание вам понравилось больше всего?
Билге кую.
Укучылар бер-берсенә билге куя. (Минемчә, Петяга бишле, чөнки ул яхшы эшләде.)
Укытучы. Дәрес тәмам, укучылар, сау булыгыз.





Комментарийлар