Габдулла Тукай исемендәге Бөтенроссия нәфис сүз бәйгесе уза
2026 елның 20–23 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге XVI Бөтенроссия укучылар конкурсы – «Чәчәкләр китерегез Тукайга...» (Хәсән Туфан сүзләре) узачак. Елдан-ел киң колач ала барган әлеге мәдәни вакыйга быел аеруча тирән мәгънә белән сугарылган.
Сәнгатьле сүзнең көче, тере тавышның йөрәкләргә үтеп керү сәләте бүгенге цифрлы дөньяда аеруча кыйммәткә ия. Бәйге балалар һәм яшьләрне бер сәхнәдә очраштырып, буыннар арасында рухи күпер кора.
Быелгы конкурс дүрт әһәмиятле датага багышлана: Габдулла Тукайның 140 еллыгы, Россия Халыклары бердәмлеге елы, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгы һәм М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортының 85 еллыгы. Бу вакыйгалар бергә үрелеп, бәйгегә аерым бер тарихи һәм мәдәни яңгыраш бирә.
Лилия Гәрәева, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры, Татарстанның театр эшлеклеләре берлеге рәисе урынбасары:
Габдулла Тукай исемендәге укучылар бәйгесе 2011 елдан бирле зур сәнгатькә юл ачкан уникаль трамплин булып тора. Бүгенге көндә аның күп кенә җиңүчеләре, мәсәлән, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Ришат Әхмәдуллин, Булат Гатауллин, Эльдар Гатауллин, Айрат Шамс – республиканың төп театрларында әйдәп баручы артистлар, Идел Кыямов – конферансье булып сәхнә һәм концерт мәйданчыкларын яулыйлар. Бу бәйге – гади ярыш кына түгел, гомерлеккә туган телгә мәхәббәт тудырыла торган остаханә.
Инсаф Абдулла, жюри рәисе, Татарстанның атказанган артисты:
– Тукай конкурсы бездә инде 16 нчы тапкыр уза. Ул шагыйрьнең 125 ел тулу уңае елында башланган иде. Шуннан бирле конкурс ел саен үткәрелә, мәктәп укучылары анда бик теләп катнашалар. Ел саен килүче катнашучылар да бар, Тукайны яңача ачучылар да. Бу конкурста балалар үсә: кече яшьтән башлап, күпләре өлкәнрәк булгач та катнашуын дәвам итә.
Марсель Мәхмүтов, жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:
– Мин бу конкурсның башлангычында тордым, хәтта жюри составында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нәилә Гәрәева булган вакытта да. Бүген мин һәр елны аның масштабы арта барганына чын күңелдән шатмын. Хәзер бәйге Халыкара дәрәҗәдә үткәрелә. Ә быел конкурс Актерлар йортында гына үткәрелеп калмый, аның гала-концерты Камал театрының сәхнәсендә узачак.
Конкурс республиканың һәм илнең алдынгы институтлары эгидасы астында уза. Оештыручылар – «Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге (Бөтенроссия театр җәмгыяте) — Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Төбәк бүлекчәсе, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, «Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе» Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы дәүләт бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Габдулла Тукай исемендәге укучылар конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә. Быелгы конкурс темасы— «Чәчәкләр китерегез Тукайга...» (Хәсән Туфан). Катнашучылар Габдулла Тукай әсәрләрен, шулай ук шагыйрьгә багышланган башка авторларның әсәрләрен һәм үзләренең иҗат эшләрен тәкъдим итәләр.
Район этабында (2025 елның 2 октябреннән 31 октябренә кадәр) Татарстанның барлык район һәм Россия регионнарыннан 681 мәктәптән 1424 укучы катнашты. Барлык сайлап алу этабы буенча 157 җиңүче билгеләнде.
Бу елның 20–22 апрелендә Татарстан районнары һәм Россия төбәкләренең этап җиңүчеләре, шулай ук урта һәм югары уку йортлары студентлары өчен конкурсның республика этабы Казандагы М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында уза.
2026 елның 23 апрелендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм гала-концерт узачак. Гала-концертның режиссеры – Марсель Мәхмүтов.





Комментарийлар