Логотип Магариф уку
Цитата:

XVII Халыкара «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» фәнни-практик конференциясе узды

Бүген, 22 апрель, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында XVII Халыкара «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» фәнни-практик конференциясе узды. Әлеге чара төрки дөньяның тел һәм мәдәният мәсьәләләренә багышланган фәнни фикер алышу мәйданчыгы булып тора.

Конференциядә гомуми урта, махсус урта һәм югары белем бирү йортларыннан укучылар һәм студентлар катнашты. Чараны ачып, филология фәннәре докторы, профессор, институт директоры Рәдиф Җамалетдинов катнашучыларны сәламләде һәм аларга уңышлар теләде:

 – Әлеге залда мин таныш йөзләрне күрәм. Бу –  озак еллар әлеге юнәлештә эшләүне раслаучы фактор, –  диде ул.

Конференциянең даими катнашучылары арасында Түбән Кама шәһәренең 13 нче гимназия-интернаты укытучысы Илһам Ишмөхәммәтов та бар. Ул инде 17 ел дәвамында әлеге мәйданчыкта җитәкче буларак чыгыш ясый, укучыларын фәнни эшчәнлеккә җәлеп итә. Быелгы конференциядә аның укучылары –  11 сыйныф укучылары Мәүләвиева Амелия һәм Әбүнагимова Азалия  язучы Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына мөрәҗәгать иттеләр. Алар «Без – 41 ел балалары» һәм «Кеше китә, җыры кала» әсәрләре нигезендә төс белдерүче сүзләрнең әдәби тексттагы үзенчәлекләрен тирәнтен анализлап, нәтиҗәләр тәкъдим иттеләр.

Шулай ук Әтнә районының Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбе укучылары да конференциядә актив катнашучылар рәтендә. Камилә Әхмәдуллина һәм Алсу Гыйматдинова  үз эшләрен күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани мирасы белән бәйләп тәкъдим иттеләр.

Әлеге чара төрки лингвокультурология өлкәсендә фәнни багланышларны ныгыту, яшь буын галимнәрен үстерү һәм милли мәдәниятләрне өйрәнү юнәлешендә мөһим адым булып тора.

Конференциядә беренче тапкыр катнашучылар арасында Максумова Азалия да бар. Ул институтның 1 курс студенты һәм үзенең фәнни эшен «Рус теле – Идел буе халыкларының мәдәниятара багланыш чарасы буларак: традицияләр һәм заманча тенденцияләр» темасына багышлаган (җитәкчесе –  филология фәннәре кандидаты Эльвира Исламова). Эшендә студент рус теленең полилингваль мохиттәге ролен анализлаган.

 –  Без Идел буе федераль округында яшибез. Биредә рус теле –  мәдәниятара аралашу чарасы булып тора, ул төрле телләрнең үзара бәйләнешен тәэмин итә, — дип билгеләп үтте Азалия үз чыгышында.

Конференция яшь галимнәр өчен  фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа тикшеренү юнәлешләрен билгеләү мөмкинлеге бирә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ