ЯҢАЛЫКЛАР
-
Гимназиянең энҗесе
Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә озак еллар дәвамында республикада яшәүче күпмилләтле халыкларның мәдәниятен саклау һәм үстерү юнәлешендә этномәдәни мәгариф моделе тормышка ашырылып килә. Ул үз эченә елның-елында К. Насыйри исемендәге халыкара фәнни-гамәли конференцияне уздыру; К. Насыйри исемендәге мәктәп музееның тәрбияви мөмкинлекләрен файдалану; Татарстандагы һәм башка республикалардагы тарихи истәлекле урыннар белән бәйле экскурсия маршрутларын актив файдалану; заманча мәгълүмати медиатехнологияләрне файдаланып, виртуаль экскурсия маршрутлары булдыру; Россия Федерациясе төбәкләре белән элемтәләрне киңәйтү; Татарстан Республикасы халыкларының тарихи, мәдәни мирасын саклау буенча бихисап юнәлешләрне үз эченә ала.
-
Мәктәп укучылары «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә катнаша
Аның кысаларында укучылар Кече Лызи авылындагы урман посадкасын һәм урман биләмәсен чүп-чардан чистартты.
-
Казанлыларны гаилә бәйрәмендә катнашырга чакыралар
Мәйданчыкта концерт һәм башка спорт ярышлары да оештырылачак.
-
«Кырык дүртнең май аенда» фильмы тәкъдим ителде
Гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалаган фильмны тамашачылар бик яратып кабул итте.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан
Казандагы 178 нче билингваль балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл ШӘРИФУЛЛИНАның Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Ватан сугышы ветераны Габделәхәт Сабирҗан улы Әхмәтҗановка багышлаган шигыре.
-
Казанда Җиңү парады үтте
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланган парад башкаланың Меңьеллык мәйданында узды. Иртәнге унда башланган чарага йөзләгән кеше Казан Кирмәне тирәсенә җыелды, чарада алма төшәрлек тә урын юк иде.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Бушлай күргәзмә эшләячәк
9 май көнне бәйрәмгә гаиләләре белән килүчеләргә Казанның Үзәк стадионы янында кыр ашханәсендәге сыйдан авыз итәргә, осталык дәресләрендә катнашырга, хәрби һәм башка төр техника күргәзмәсе белән танышырга мөмкин. Бушлай күргәзмә эшен 11 майга кадәр дәвам итәчәк.
-
Үлемсез полкка уңайлы киенегез
«Үлемсез полк ул – бик җаваплы һәм зур чара.
-
Казан Кремлендә «Была война...» спектаклен күрсәтәчәкләр
Спектакльнең режиссеры Сергей Цветков — Россиянең танылган театр һәм телевидение режиссеры.
-
Фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылды
Бүген Казанда Яшьләр үзәге янындагы мәйданчыкта фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим һәйкәлен ачу тантанасы узды. Әлеге һәйкәлнең Бөек Җиңүгә 80 еллыкны каршы алган бәйрәм көннәрендә ачылуы юкка түгел. Фатих Кәрим – гаҗәеп зур әдәби мираслы олпат шагыйрь булуы белән беррәттән, туган илен яклап, сугыш кырына үз теләге белән киткән ватанпәрвәр татар улы да.
-
Парадны карарга 9.00 да ук килергә мөмкин
9 Май көнне 10.00 сәгатьтә Хезмәт батырлыгы шәһәре Казанның Меңьеллык мәйданында Казан горнизоны гаскәренең тантаналы парады башланачак.
-
Бер ветеран да игътибарсыз калмасын
Еллар узган саен ветераннар сафы да сирәгәя бара, аларның берсе дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел.
-
Татарстан студентлары үз стартаплары өчен 1 млн сумлык грант ота алачак
Гаризалар 2025 елның 20 маенда 23:30 сәгатькә кадәр кабул ителә.
-
Өч мәктәпне капиталь ремонтлауга 300 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк
Татарстан бюджетыннан өч мәктәпкә капиталь ремонт ясау өчен 301,5 млн сум бүлеп биреләчәк.
-
«Алтын мөнбәр»гә гаризалар кабул ителә
2025 елның 5–9 сентябрендә Татарстан башкаласында «Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестивале узачак.