ЯҢАЛЫКЛАР
-
Камил Ногаев: «Мондый байлык бер илдә дә юк»
Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә XV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы – «Һөнәрләр Биләр Форум» (Ремесла/Junior Skills) эшен башлап җибәрде. Ул 15–21 июль көннәрендә уза, дип хәбәр итә «Сәләт» матбугат хезмәте.
-
Республикада туган телләрдә белем бирүче иң яхшы педагоглар билгеле
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында туган телләрдә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагоглар арасында үткәрелгән республика конкурсының йомгаклары ясалды. Чара Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны ярдәмләү максатыннан оештырыла.
-
Кукмарадагы «Каенкай» балалар бакчасына капиталь ремонт ясала
Кукмара шәһәрендәге 1 нче «Каенкай» балалар бакчасында капиталь ремонт дәвам итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яр Чаллыда республика педагогларының август киңәшмәсе узачак
13 август көнне Яр Чаллыда республика педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсен үткәрү планлаштырыла. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.
-
Рөстәм Миңнеханов яшь геологлар олимпиадасында катнашучыларны сәламләде
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районындагы «Кояшлы» балалар сәламәтләндерү лагеренда уза торган яшь геологларның XII республика ачык кыр олимпиадасында катнашучыларны сәламләде.
-
Университет кунакханәләре барлыкка килергә мөмкин
Яңа формат студентларга уңайлы шартларда яшәргә мөмкинлек бирергә тиеш.
-
Балаларны тәрбиягә алу мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли
Әти-әнисе назыннан мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алу мәсьәләләре буенча 15 июль көнне кайнар элемтә оештырылачак.
-
Хезмәт базарына 1 миллионга якын яшь белгеч чыкты
Россия көллиятләрендә һәм техникумнарда чыгарылышлар тәмамланды, хезмәт базарына 1 миллионга якын яшь белгеч чыкты. Бу соңгы елларда иң югары күрсәткеч, биш ел элек кенә әлеге сан 700 меңгә якын иде.
-
Болгарда археологлар ачышлар ясый
Археологлар июль аенда Болгарда шәһәрнең иртә тарихы һәм татар халкы мирасы белән бәйле участокны өйрәнә. Археология институтының уртак экспедициясе: ТР ФА (Казан шәһәре) һәм РФА Археология институты (Мәскәү шәһәре) Татарстанның «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча чаралар планы нигезендә бара. Болгар шәһәрлеге, ЮНЕСКОның «Болгар тарихи-археологик комплексы» һәйкәле территориясендә CCLI казу эшләре дәвам итте, дип хәбәр итә ТР ФА.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Яшен яшьнәр чак
Яшен яшьнәү, күк күкрәү – җәйге табигатьнең бер могҗизасы. Бу могҗизаның фәнни аңлатмасы бар, ә яшен вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында кагыйдәләрне белү үтә дә мөһим.
-
Балаларга гаджетлар куллану вакытын чикләргә тәкъдим иттеләр
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы балаларның смартфон, планшет һәм башка җайланмалар куллануына кагылышлы тәкъдимнәр әзерләгән. Ведомство фикеренчә, экран алдында үткәрелгән вакытны баланың яшенә карап билгеләргә кирәк.
-
Яңа уку елына мәктәп каникулы графигы расланды
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы яңа уку елына чирекләр буенча белем алучылар өчен каникул графигын раслады.
-
Башлангыч сыйныф укучылары өчен өстәмә каникул кертергә тәкъдим иттеләр
Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб башлангыч сыйныф укучылары өчен 22 февральдән 1 мартка кадәр өстәмә кышкы каникул кертергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, өченче чирек иң озын уку чоры булганлыктан, бу вакыттагы өстәмә ял балаларга көч һәм энергия тупларга ярдәм итәчәк.
-
Казанда Карл Фуксны искә алалар
Казан зооботаника бакчасына нигез салучы, танылган ботаник, этнограф, тарихчы, археолог һәм нумизмат, медицина докторы Карл Фуксның 250 еллыгына багышланган «Фукс Фест» фестивале узачак.
-
Беренче бишлектә
Укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадасында Татарстан командасы быел да сынатмады – ил күләмендә беренче бишлеккә керде. Җиңүчеләрне һәм аларның остазларын бүләкләү чарасы күркәм традиция буенча уку елы ахырында Казандагы Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә узды. Олимпиада йолдызларын ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады.




