ЯҢАЛЫКЛАР
-
Казанда «Балалар хоры» җыр лабораториясенә катнашырга чакыралар
11—15 август көннәрендә «Елмай» паркында «Балалар хоры» җыр лабораториясе узачак. Биш көн эчендә 7–14 яшьлек балалар хорда җырларга, сәхнәдә чыгыш ясарга, музыканы төрләндерергә һәм башка күп нәрсәләргә өйрәнә алачак.
-
Укытучы ул – артист!
Мәктәп укучыларының формадан йөрергә тиешлекләре, бердәм форма турында бик күп сөйлиләр һәм язалар. Ә бит укытучыларның ничек киенеп йөрүе, тышкы кыяфәте дә бик мөһим.
-
КФУда «Җәйге университет»
Биредә Босния һәм Герцеговина, Үзәк Азия, Оман, Мисыр, Кытай, Индонезия һәм башка илләрдән килгән чит ил укучыларыннан тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Барнаул, Томск һәм Казаннан 100 Россия студенты катнаша.
-
Мин күкләргә ашкынам
Татарстан сәнагать һәм сәүдә министрлыгы августның беренче шимбәсендә «Мин күкләрне сайлыйм» дип аталган авиация бәйрәме уздыра.
-
Гыймран Абдуллин – Боливиядә
Гыймран Абдуллин – Боливиядә Казандагы 2 нче лицей-интернаттан Ел укучысы титулына ия булган Гыймран Абдуллин 37 нче Халыкара информатика олимпиадасында Россия җыелма командасы составында чыгыш ясый.
-
KAZAN DIGITAL WEEK–2025 ФОРУМЫ УЗАЧАК
17 – 19 сентябрьдә «Казан Экспо» күргәзмәләр залында Kazan Digital Week – 2025 Халыкара форумы узачак.
-
Җилкәнле спорт
Казансу өстендә ак җилкәнле кечкенә генә көймәләр йөзә. Әле түгәрәккә тезеләләр, әле җилкәннәрен җилгә җәеп, дулкынга каршы баралар. Бу көймәләрне кем иярләгән дисәң, «штурвал» артында –балалар! Кайсына җиде, сигез, кайсына унике, иң олы дигәненә уналты яшь. Яхтачылар – җилкәнле спорт белән җитди шөгыльләнүчеләр болар. Йөрәкләрен җилкән итеп күтәреп, җилдә сынатмаучы кыю малайлар һәм кызлар.
-
Авторлар өчен мәктәп
Анда катнашучылар энциклопедик мәкаләләр язу күнекмәләрен үзләштерәчәк, чыганаклар белән эшләргә өйрәнәчәк.
-
«УРАМ Тур» сәфәргә кузгала
29 июльдән «УРАМ» экстрим паркы командасы Татарстан буенча масштаблы турга кузгала. Әлеге чара Татарстан Рәисенең «Татарстанда җәй» проекты кысаларында республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәме белән тормышка ашырыла. Быел турның географиясе шактый киңәйгән – чаралар республиканың 12 районында узачак.
-
Чит ил студентлары Сабада
Кичә Сабада Россия югары уку йортларында белем алучы бер төркем чит ил студентлары белән очрашу булды.
-
Биләрдә «Сәләт» форумының йомгаклау сменасы старт алды
Биләрдә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы – Алдынгылар Биләр Форум (Первые / Forward) старт алды. Өченче ел рәттән ул Россия балалар һәм яшьләр оешмасы «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә уздырыла.
-
Дропперлык өчен җаваплылык
1 июльдән дропперлык өчен җинаять җаваплылыгы кертелә.
-
Мах мессенджерына күчәбез
Татарстанның белем бирү оешмалары агымдагы елның 1 сентябреннән Мах мессенджерына күчәргә әзерләнә.
-
Флёра Ганиева: Укыту – сәнгать ул!
Март аенда педагог, дәреслекләр авторы Флёра Әкрәм кызы Ганиева үзенең 85 яшьлеген билгеләп уза. Ярты гасырдан артык гомерен яшь буынга гыйлем биргән, 5–11 нче сыйныфка кадәр ике буын татар әдәбияты дәреслекләре әзерләгән филология фәннәре кандидаты бүген дә үз хезмәтенә тугры. Мөхтәрәм яшьтә булуына карамастан, дәреслекләр язу белән мәшгуль. Флёра ханым «Мәгариф» журналы редакциясенә дә килеп китте. Аның белән гыйльми-педагогик эшчәнлеге хакында, мөгаллимлек хезмәте хакында сөйләштек.
-
Бәпкә терапиясе
«Без синең кебек чакта өйгә кайтып керми идек!» Җәйге матур көндә өйдә телевизор каршында, йә булмаса телефон тотып утыручы замана балаларына иң еш әйтелә торган сүзләр бу, килешәсезме? Әйе, без чыннан да өйгә кайтып керми идек, чөнки әти-әни күзенә күренсәк, шунда ук эш кушалар иде. Шуларның берсе – бәпкә саклау.