Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь урманчылар ярыша

«Яшь урманчы көндәлеге»н иң яхшы тутыру конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс «Яшь урманчы: теориядән практикага» проектын гамәлгә ашыру уңаеннан оештырыла.

Конкурсның төп шартлары һәм сроклары:

1.   Конкурста катнашуга гаризалар кабул итү – 2026 елның 20 июленә кадәр;

2.   Конкурс старт ала – 2026 елның июль ахыры;

3.   Катнашучылар көндәлеккә ай саен ике тапкыр язмалар кертергә тиеш. Көндәлек тулган саенүзләре катнашкан чаралар турында мәгълүматны «ВКонтакте» социаль челтәрендә бастырып чыгарырга кирәк булачак дип хәбәр итә проектны оештыручылар.

Әлеге үзенчәлекле бәйге иҗади потенциалны ачарга һәм урманчылык турындагы белемнәрне тирәнәйтергә ярдәм итә. Шулай ук, өстәмә тематик биремнәр дә каралган. Өстәмә биремнәрне үтәгән өчен катнашучылар өстәмә баллар алачак, алар конкурска йомгак ясаганда исәпкә алыначак, дип яңа ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ