Логотип Магариф уку
Цитата:

ТЫРЫШСАҢ, БУЛА (җәмгыять белеменнән БДИга әзерләнү)

Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән  урта  мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысыҖәмгыять белеме, мәҗбүри имтиханнар булган рус теле һәм математикадан кала, чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан...

Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән  урта  мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы


Җәмгыять белеме, мәҗбүри имтиханнар булган рус теле һәм математикадан кала, чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан иң күп сайлап алынучы фән санала. Әйтик, узган ел республикабызда бердәм дәүләт имтиханнарында катнашкан һәр икенче укучы җәмгыять белеменнән имтихан тапшырган. Моның сере гади: әлеге фән буенча БДИ нәтиҗәләре төрле уку йортларының утыздан артык белгечлеге буенча кабул ителгәндә таләп ителә.


Мәктәптә укытыла торган җәмгыять белеме – бик күп дисциплиналар берлеге ул, һәм һәркайсы төрле-төрле белгечләр әзерләүнең база өлешен тәшкил итә: социаль хезмәткәрләр, юристлар, икътисадчылар,  финанс хезмәткәрләре, социологлар, сәясәтчеләр... Шулай да җәмгыять белеме укучыларга БДИ тапшыру өчен иң авыр фән булып кала бирә. Алар биремнәрнең А өлешен чагыштырмача җиңел чишсә дә, С өлеше биремнәренә күбесенең «теше үтми». Бу өлештә югары нәтиҗәгә ирешү өчен туплаган бөтен белем запасыңны эшкә җигәргә кирәк була. Мәсәлән, эссе язу, бирем-мәсьәләләр чишү – шундыйлардан.


БДИ белән бергә укытучының эшләү методикасы да үзгәрә. Хәзер укытучы, белем бирү белән беррәттән, әлеге белемне куллану күнекмәләрен үстерү белән дә шөгыльләнергә тиеш. Имтихан нәтиҗәләренең яхшы булуын җавапны сайлап алуга корылган тестлар белән туктаусыз курслар, тренинглар уздыру гына билгеләми. Предметны бөтен тулылыгы белән, белем бирү стандартлары нормаларына туры китереп укыту мөһим. Имтихан нәтиҗәләре күрсәткәнчә, укучыларда курсны өйрәнү барышында алган теоретик белемнәрне социаль чынбарлык күренешләре белән бәйләү күнекмәләре җитми. Теория һәм фактларны, күренекле кешеләрнең фикерләре белән мисалларны бәйли белү – озак вакытлы, төрле методик чаралар куллануны таләп итә торган процесс.


Җәмгыять белеменнән БДИга әзерлекне XI сыйныфта гына башлап, югары нәтиҗәләргә ирешеп булмавы көн кебек ачык. VI сыйныфтан XI  сыйныфка кадәр – бөтен курсны өйрәнү дәвамында бу эш өзлексез алып барылырга тиеш. Укучылар да, укытучылар да БДИга кагылышлы барлык документларны (кодификатор, спецификация, демонстрация варианты) тирән үзләштерергә тиеш. Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта укучыларның төрле формадагы мөстәкыйль эшләрен оештыру (таблица ясау, киңәйтелгән план төзү, эссе, кыска хәбәрләр язу) яхшы нәтиҗәгә китерә. Укучыны уку материалын игътибар белән укырга өйрәтергә, мәгънәсен аңларга, төгәл һәм кыска итеп җавап бирергә өйрәтергә кирәк. Баладан үз фикерен генә әйттерергә түгел, әлеге фикерен дәлилләүче берничә нигезләмә китерүенә ирешү мөһим, ул һәрбер фикерне төрле фактлар белән исбатлый белергә тиеш.


Укучылар белән БДИ форматындагы белемнәрне тикшерүне даими  оештыру да мөһим. Имтиханның бөтен кагыйдәләренә туры китереп үткәрелгән әлеге чара укучыны психологик яктан да, технологик яктан да яңа төр имтиханга әзерләүдә нык ярдәм итә.


Билгеләмәләр белән эшне оештыру даими барырга тиеш. Бу эшне гади генә итеп түгел, ә катлаулырак формада тәкъдим итү отышлы. Мәсәлән, «базар икътисады» терминын нигез итеп алып, биремнәрне мондый формада биреп була: 1. «Икътисад» сүзенең киңрәк мәгънәдә әйтелеше, кулланылышы («икътисад», «икътисади өлкә» һ.б.); 2. Мәгънәсе буенча тәңгәл килгән очраклар («планлы икътисад», «традицион икътисад»); 3. Әлеге термин эченә керүче башка терминнарны атагыз (конкуренция, бәя законы, сорау һ.б.).


С5 биреме укучыларда нәкъ менә шул билгеләмәләрне белмәгәнлектән кыенлыклар тудыра да инде. Әлеге бирем, укучыларның билгеләмәне аңлап,  теоретик билгеләмәне бирелгән контекстта куллана алу мөмкинлеген тикшерүгә корылган. С5 биремен чишкәндә укучылар җибәрергә мөмкин булган типик хата – өч урынына ике генә җөмлә төзү. Билгеләмәне дә җөмлә исәбенә керткән укучы бер баллын югалтканын сизми дә кала. Тагын бер хата – төзелгән җөмләләрнең бик гади, примитив дәрәҗәдә булуында. Укучылар «бирем шартында әйтелгән, җәмгыять белеме курсыннан алган белемнәрегезне кулланып» дигән шартка игътибар итеп тормыйлар. Мәсәлән, С5 биременнән бер мисал китерәсем килә:


Фәнни танып белү (научное познание) терминына белгечләр нинди мәгънә сала? Җәмгыять белеме курсыннан алган белемнәрегезне файдаланып, фәнни танып белү турында мәгълүмат бирүче ике җөмлә төзегез.


Җавап. Фәнни танып белү – табигать, кешеләр, җәмгыять турында системалы, объектив белемнәр тудыруга юнәлдерелгән танып белү эшчәнлегенең аерым формасы.


Җөмләләргә мисаллар: 1. Фәнни танып белүнең аерым билгесе булып аның тикшерелгән дәлилләргә нигезләнүе тора. 2. Фәнни танып белүнең үзара бәйләнгән ике: эмпирик һәм теоретик баскычларын аерып күрсәтәләр.


Шушындый ук биремне сәяси партия төшенчәсенә карата болай башкарырга кирәк. Иң элек билгеләмә язабыз. «Сәяси партия – гомумсәяси программаны уртаклаша торган һәм законлы юл белән хакимияткә килергә, үз президентын куярга һәм үз хөкүмәтен формалаштырырга омтылучы кешеләрнең оешкан  төркеме».


Җөмләләргә мисаллар: 1. Сәяси партияләр үз сайлаучылары белән хөкүмәт арасында арадашчылар кебек эш итә. 2. Сәяси партия вазифаларының берсе  – парламент һәм хөкүмәт өчен сәяси укымышлы лидерлар сайлап алу һәм тәкъдим итү.


Аңлашылганча, татар мәктәбендә укучы балаларга бу терминнарны рус теленә тәрҗемә итәргә кирәк. Моның өчен рус телен  камил белү дә, сәяси сүз байлыгың булу да мөһим. Татар баласына БДИда югары баллар алуга комачаулаучы факторларның берсе инде  бу. Ә иң зур проблемаларның берсе – биремнәрнең елдан-ел катлаулана, ә укучыларның интеллектуаль, гомуми әзерлек дәрәҗәсенең төшә баруы.  Бу – җәмгыять белеме фәнен укытканда бигрәк тә нык сизелә. Укучыларның гомум эрудициясе җитми. Эзләп китсәң, сәбәпләр, проблемалар бик күп, аларны чишү юлын беркем тәкъдим дә итми кебек. Ә имтиханнарда уңышсызлык булса, беренче чиратта, укытучы гаепле дип табыла.  «Мәгариф турында»гы Законда да шул турыда искәртелә.


Үзем татар авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгәнлектән, бу проблемалар миңа бик тә таныш. Елның-елында, мәктәбебездәге чыгарылыш сыйныф укучыларының 50 – 60 проценты җәмгыять белеменнән БДИ тапшыра. Имтиханнар төгәлләнеп, нәтиҗәләр билгеле булганчыга кадәр җан тынычлыгы бетә, йокы кача. Нәтиҗәләребез начар була дип әйтмәс идем.   Мәскәү вузларына ук барып җитмәсәләр дә, үзебезнең Казан, Алабуга, Чаллы югары уку йортларына укырга кереп бара алар. Башка районнарда ничектер, әмма безнең Мамадышта район башлыгы инициативасы белән укытучылар арасында яхшы БДИ күрсәткечләре өчен ярыш оештырылган. Укучылары югары балл җыйган укытучыларга район башлыгы Укытучылар көнендә акчалата премия һәм дипломнар тапшыра. Үземә дә андый бүләкне алырга насыйп булганы бар. Мәктәбебездә дә белем сыйфатын бәяләгәндә, БДИ нәтиҗәләренә карап, укытучыга балл өстәү системасы эшли. Мәсәлән, 50 балл җыйган укучың булса – 1, ә 60 балл җыйган укучың бар икән – 2 балл  һәм шулай алга таба.


Шулай да, җәмгыять белеменнән БДИ тапшыру – авыл укучысы өчен дә, шәһәр укучысы өчен дә отышлы  дип уйлыйм. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган балаларга югары белем алу мөмкинлеге гел калмас иде, ә сәләтле бала, гаилә хәле нинди булуга карамастан, алга таба белем алырга тиеш. Ә безнең бурыч – укучыларны шуңа әзерләү.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ