Гүзәл Сәгыйтова: «Кеше турында уйлап яшим»
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтованың эш көне сәгатьләп түгел, минутлап бүленгән.
Дистә еллар элек «Мәдәният дөньясы» тапшыруларын алып барганда язгы кояш кебек нур чәчеп торучы алып баручыны телевизор караучылар әле һаман да хәтерли һәм юксына. Ул бүген дә үзен яратучылардан аерылмаган, мәдәни, милли дөньяда кайнап яши. Җитәкче хатын-кыз җәмгыятебездә ничек кабул ителә? Ул бу җаваплы вазифага алынганнан соң, шәһәребездә ниләр үзгәрде?
– Гүзәл Рәмзилевна, милләтебездә каләмне-сөйләмне кәнәфигә алыштырган шәхесләребез байтак. Журналистика Сездән җитәкче ясады, дип әйтсәк, дөрес буламы?
– Моңа мин эшләгән һәр өлкә тәэсир итеп, шул юнәлешкә алып баргандыр, дип уйлыйм. Алай гына да түгел мәктәптә, университетта староста булулар да йогынты ясагандыр. Башкалар өчен җаваплылык хисе нәкъ шул вакытларда ук туды. Мин әле дә соңгы тәнәфес, чыгарылыш кичәләрен хәтерлим. Сыйныфыбызны иң яхшы чыгарылыш итеп күрсәтү белән янып йөргәнемне хәтерлим, аннан Уфада төркемебезне туплап, һәрбер чарага җентекләп әзерләнүебез. Шул ук вакытта «Азатлык» яшьләр оешмасы эшләрендә катнашу, 3 нче курстан соң радиода да хезмәт юлымны башлау, Башкортстан матбугатына беренче мәкаләләремне бастыру – болар барысы да акрын-акрын гына мине формалаштыргандыр. Минем хакта сөйләгәндә, барысы да телевидениедән башланган кебек күренә. Ләкин ул алай түгел. Телевидениегә гади корреспондент булып урнашканда, мин инде филология фәннәре кандидаты идем. Казанга күчү, телевидениегә эшкә килү зур тәвәккәллек тә, шул ук вакытта кайберәүләр өчен юләрлек тә булып күренгәндер. Ни өчен юләрлек? Чөнки кеше, 3 ел буе аспирантурада укып, Казанда диссертация яклап, 3 минутлык сюжетлар эшләр өчен телевидениегә килә! Уфадагы укытучыларым, Шәрык радиосындагы хезмәттәшләремнең тел шартлатуын беләм. Ләкин мин хыялым артыннан килдем, телевидениедә эшләү теләге 10 еллар тирәсе күңелемдә генә йөрде. Бу хакта беркемгә дә әйтмәдем, хәтта әти-әниләрем дә, иң якын дусларым да белмәде. Чөнки әйтсәм, алар миннән көлерләр кебек тоелды. Мин һәрвакыт телевидениедә бик чибәр, теле телгә йокмаучы кешеләр генә эшләргә хаклыдыр дип уйлый идем. ТНВда ике ел корреспондент булып эшләп, «Мәдәният дөньясында» тапшыруына алганда да мин үземне бу тапшыруга лаек түгел дип саный идем әле. Соңыннан инде тапшыруны турыдан-туры эфирда алып баруым тәҗрибәмне арттырды. Һәрбер тапшыруга әзерләнү өчен икешәр-өчәр китап укып чыга идем. Тапшыруга сценарийны үзем язганлыктан, язу стилем дә үзгәрә барды. Режиссёрыбыз Наилә Сабитованың да: «Гадирәк, пафоссыз кирәк», – дигән сүзләре дә дөрес. Мин үзем хәзер шуны ук башкалардан таләп итәм.
Иң зур мәктәп – «Калеб» яңа буын җыены булгандыр. Нәкъ «Калеб»тә минем оештыру сәләте үсте. Иҗатчыларны бер тирәдә туплау, төрле характер, темпераментларга карамастан бер-беребезгә түзү, конфликтлы ситуацияләрне чишәргә өйрәнү, җитәкчелек белән аралашу, үтенеч белән төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итү, чараларга тамашачы җыю, аларны каршы алу – боларның барысы да шундый зур тәҗрибә! Еллар узгач та, «Калеб» дигән сүз ишеткәч, иҗатчыларның җыелырга әзер торулары (бушлай!) – зур күрсәткеч. Димәк, без һаман да бер-беребездән бизмәгәнбез, һаман да «Калеб» – берләштерергә сәләтле көч. Һәм нәкъ «Калеб»тәге эшчәнлекне күреп, мине инде Кариев театрына чын җитәкче – директор итеп куюларын һәрберегез беләсез. Журналистикада эшләп кенә йөрсәм, бу чакыру беркайчан да булмас иде, һәм мин дә тәвәккәлләп әлеге зур, җаваплы эшкә алынмас идем. Театр иң матур, рәхәт еллар булып хәтердә яши. Үз вакытында авыр вакытлар-вакыйгалар кебек тоелган нәрсәләрне дә шәһәр башкарма комитетында эшли башлагач елмаеп искә алам. Параллель рәвештә биш ел буе өч эштә эшләгән вакытлар булды, ләкин мэрия эше белән чагыштырганда, ул бер эш булып тоела. Шуңа кәнәфи дигән сүз белән бөтенләй килешмим. Башкарма комитетның исеменә үк чыккан мәгънә бар – башкару. Мин кайвакыт көләм дә инде, 5 ай депутат булып эшләгән вакытта шәһәр башкарма комитетына куйган бурычларны менә инде 4 нче ел социаль өлкәнең зур командасы белән тормышка ашырып бетерә алмыйбыз.
– Кеше дәрәҗә, байлык белән сынала. Яңа вазифа Сезне үзгәрттеме?
– Миңа еш кына: «Үзгәрмисең, гел шул Гүзәл син!» – диләр. Бу сорау миңа гаҗәп тоела, ни өчен мин үзгәрергә тиеш соң? Бәлки, башкалар үзгәрәдер, сорау шуннандыр. Икенче яклап, кайвакыт үзгәрәсе дә килә. Үзенең бәясен белеп кенә йөргән кешеләргә кызыгып карап куйган чаклар була. Эрелек, һавалылык исә минем табигатемдә юк, мин Ходайга һәм әти-әниемнәргә моның өчен бик рәхмәтле.
Халык түрәләрне затлы машинага утырып, чарадан чарага йөрүче итеп күрә. Әйе, машиналар затлы. Ләкин төрле яктан һаман тәнкыйтькә эләгеп, йөз проблемаң аягыңда уралып, шәхси тормышка вакыты булган очракта да, хәле калмаган кешегә машина маркасының әһәмияте зур түгел. Беркөнне Кариев театрының олпат артисты Нури абый Сафин янына барып килгән идем. Хәл-әхвәл сорашканда: «Элек мамык кебек җиңел идең. Хәзер күзләреңдә бөтен дөньяның борчулары язылган кебек», – диде ул. Димәк, дөнья барыбер үзгәртә.
– Иҗат дөньясы ирек, хислелек ярата, ә түрәлек вазифасы синең алда ниндидер чикләүләр куя, кайдадыр үз-үзеңне корбан итәргә, кайбер тормыш кыйммәтләреннән баш тартырга мәҗбүр буласың. Иҗади мохит сагындырамы?
– Сагындыра. Ирек, иҗат, җиңеллек җитми. Кайвакыт эшкә иртән ашыкмыйча чәй эчеп, салмак кына әзерләнеп чыгып китәсем килә. Кариев театрында эшләвем белән Казан мэриясендәге вазифам – җир белән күк арасы. Ләкин мин бервакытта да җиңел яшәмәдем, телевидениедә эшләгән вакытта да, театрда да авыр вакытлар күп булды.
Мэриядәге темп миңа ошамый дип тә әйтә алмыйм. Ул да миңа туры килә. Иҗат та бар! Күпме яңа проектлар эшләдек, аларның һәрберсенә күпме көч салынган! Менә әле «Әйбәт!» дип аталган балалар фестиваленә, «Сабантуй»га әзерләнәбез. «Калеб»кә дә вакыт таба башладым. Аерма шунда: мэриядә чара уздырасың да, инде икенче сәгатьтә үк башка эшкә тотынасың. Команда белән җыелышып, анализлап, аннан берничә көн канәгатьлек яисә канәгатьсезлек хисе белән йөрү юк. Рефлексиягә вакыт калмый.
– «Томан» пьесасы Сезнең иҗаттагы дебютыгыз. Аны Камал театрында сәхнәләштергәннән соң, алга таба драматургиядә каләмегезне кабат сынарга уйлыйсызмы?
– «Томан» ул – лаборатория эше иде. Бу пьеса телевидениедә мөхәррир булып эшләгән чагымда язылды. Ул камил әсәр түгел. Остазлар белән киңәшләшеп язылган булса, бәлки, башкачарак булыр иде. «Барыбер конкурс этабында катнашмыйм», – дип, кураторлардан башка, акрын гына яздым мин аны. Нәтиҗәдә барыбер катнашылды. «Томан» – минем өчен кадерле эш. Ә инде эскизын Камал театры артистлары белән Әминә Миндиярованың эшләве, аннан соң Фәрит абыйның аны Кече сәхнәдә спектакль итеп куюы, Әзһәр абыйның бабай ролендә уйнавы – минем тормышымның аерым бер матур истәлекле чоры.
Язу теләге миндә күптән түгел яңадан кабынды. Үземне балалар әдәбиятында сынап карыйсым килә, ләкин аның өчен аз булса да, вакыт кирәк бит. Кызым Асылъяр белән әкият укырга яратабыз. Китап укырга хәл булмаганда, үзем әкият уйлап чыгара башлыйм, кызым аны дәвам итә. Бездә әлегә балалар әдәбияты җитәрлек дәрәҗәдә көчле түгел. Уңышлы китаплар күп, әмма дөнья, рус әдәбияты белән чагыштырганда, сыйфатлы балалар әдәбияты җитми.
– Ике ел элек Сезнең җиңел кулдан зур дәрт белән «Апуш» студиясе эшләп китте. Татар телен үстерү, өйрәтү максаты белән оештырылган студиянең бүгенге эшчәнлегенә нинди бәя бирәсез?
– Шәһәр балаларын татар теленә өйрәтү, иҗатка якынайтуны төп максат итеп куйдык. Сентябрьдән Дәрвишләр бистәсендә тагын бер «Апуш» ачылачак. Ул инде безнең 6 нчы студиябез булачак, Аллаһ боерса! Киләчәктә профессиональ театр кебек үз репертуарыбызны, үз сәхнәбезне, декораторларыбызны, тегү цехын булдырыр өчен, «Апуш» йорты кирәк. Җитәкче Алия Фәйзрахманова һәм педагоглар белән без хәзер шул хакта хыялланабыз. Үзебездә шундый көч сизәбез: без хәзер аякта нык басып торучы, үз педагогларын булдырган тотрыклы проектка әверелдек. Мондый балалар иҗат йорты Казаныбызда барлыкка килсә, бу безнең үсеш өчен зур адым булыр иде. Хәзерге вакытта «Апуш» репертуарында 8 спектакль бар, студиябез – күп кенә Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары җиңүчесе. Күпсанлы әти-әниләр соравы буенча телләр комиссиясе ярдәмендә узган елның сентябрь аенда 4–8 яшьлек балалар өчен «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясен ачып җибәрдек. Алар быел «Гәүһәр» фестивалендә зур сәхнәгә тәүге адымнарын ясады. Быел без шулай ук телләр комиссиясе ярдәмендә татар телендә балалар пьесаларына конкурс игълан иттек, исеме дә матур – «Алмачуар». «Апуш» өчен дә, мәктәп театрлары өчен дә һәм, гомумән, милли балалар театрлары өчен яңа, заманча пьесалар көтеп калабыз. Драматургия – театрның нигезе. Нигез ныклы икән, йорт та камил төзеләчәк. Тагын бер максат – драматургларны үстерү, язучыларга мотивация булдыру.
– Сезнең башлангыч белән башка кызыклы проектлар да тормышка ашырыла. Мәктәп һәм бакчаларда «Гәүһәр» проектын җәелдерү, «Үз телем», «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Казан тавышлары» проектлары Сезнең өметләрне акладымы?
– Бу проектлар – һәрберсе йөрәктән өзелеп төшкән башлангычлар. Иң сөендергәне аларның дәвамлы булуы. «Яңа Сабантуй» гына кыска гомерле булды, ләкин калганнары барысы да яши, үсә, үзгәрә. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» июнь башында дүртенче сезонын ача. Быел да Кабан күле янында һәр пәнҗешәмбе кич татар биюләренә өйрәнәчәкбез. «Древо жизни» быел өченче сезонына керде. Аның аша быел без 7 халыкның гаилә һәм бала туу йолаларын күрсәтәчәкбез. «Гәүһәр» балалар фестивале – аерым горурлыгыбыз. Ике ай буена татар мәктәп һәм бакчаларында без җибәргән педагоглар балаларны сөйләм теле, татар биюенә өйрәтә. Быел вокал һәм уен кораллары дәресләре дә өстәлде. Һәм бу дәресләрнең нәтиҗәсен без «Гәүһәр» фестивалендә күрәбез. Мәктәп «Сәйяр» фестивальләрендә җиңүчеләрне акчалата призлар белән бүләкләргә карар кылдык. Чөнки Казан мәгариф идарәсенең проектлары күп булса да, бүләкләү мәсьәләсе аксый иде. Укучының татар теленә кызыксынуын, мотивациясен диплом белән генә арттырып булмый шул. Узган ел «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестивалендә җиңүче мәктәпкә миллион сум акча тапшырылды, икенче, өченче урыннарга да матур суммалар. Рәисебез каршындагы телләр комиссиясе безгә бик зур ярдәм күрсәтә. Комиссия белән берлектә Татар телен укытуда эффектив алымнар дигән семинарларны да дәвам итә алдык. Быелгы семинарлардан аеруча кайтавазлар күп – полиглот Дмитрий Петров, ярты елда татар телен өйрәнгән Алексей Арзамазовлар үз үрнәкләрендә телне өйрәнү серләренә төшендерделәр.
«Саумы, Казан! Здравствуй, Казань!» быел декоратив-гамәли сәнгатьнең дүрт юнәлеше буенча үткәрелә: күн эшкәртү, керамика, киез басу һәм чигү. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк профессиональ осталар катнаша ала. Игътибар үзәгендә – борынгы Казан мифлары һәм риваятьләре.
«Казан тавышлары», «Үз телем» проектлары, «Итил» фестивале исә мэриянең брендына әйләнде. Шуңа кыю рәвештә бар башлангычлар да үзен аклады дия алам.
– Гүзәл Рәмзилевна, Сез иркә хатынмы? Гаиләгезне яратырга, хуҗабикә булырга вакытыгыз каламы? Гаилә хатын-кыз тормышында иң төп проект бит.
– Проект сүзе гаиләгә кагылышлы кулланылуына мин каршы. Гаилә берничек тә проект була алмый. Ул – тормыш мәгънәсе. Аның тууы, барлыкка килүе Аллаһ кулында. Соңрак булса да, Ходай миңа зур бүләк ясады. Ә инде гаиләнең эчтәлеге тулысы белән ике кеше арасында булган мөнәсәбәтләрдәндер. Ләкин гаилә тормышында тырышырга туры килә дигән сүзне мин бик аңлап бетмим. Мин нәкъ бу мөнәсәбәтләрдә тырышмыйм, барысы да бик табигый, үзеннән-үзе бара. Һәм гаиләдә генә кеше тулысынча ачыладыр. Бәлки, мин озак ялгыз булганга, моны шулай кабул итәмдер. Иркәлеккә килгәндә, бик үк иркә түгелдер, андый булыр өчен акрынаерга, бөтен нәрсәне иреңә хәл итәргә калдырырга кирәктер. Ләкин бөтен хатын-кызлар кебек үк мин төрле: назлы да, иркә дә, кире дә, усал да, ялкау да, эшчән дә... Эш белән гаилә арасында баланс тотарга никадәр генә тырышсаң да, ул тигезлек килеп чыкмый. Асылъярга аз вакыт бүлүемә бик борчылам. Бала үскәндә җитмәгән нәрсәләрне беркайчан да онытмаячак диләр бит.
– Гаилә ялларыгыз ничек үтә?
– Минем төп проблемам шунда: мин ял итә белмим. Абый инде Башкортстанда радиода эшләгән елларда ук, «Син ял итә, эштән ялга күчә белмисең», – дип әйтә иде. Онытылып ял итәргә өйрәнәсем килә, моның өчен шәһәрдән чыгып китеп, башка мохиткә чумарга кирәк. Инде ничә еллар табигатьтә, үз өебездә яшәү турында хыялланам.
– Тирә-юньдәгеләрдән матур сүзләр, комплиментлар еш ишетәсездер?
– Җаваплы эштә хатын-кыз сыйфатлары да бетеп китә торгандыр ул. Һәрхәлдә, безнең эштә комплиментлар әйтү гадәте юк, ә күп вакытыбыз безнең эштә уза. Узган ел РАНХиГСта укыган идем. Курсташларым, мине быел туган көн белән котлап: «Син шундый матур, тыныч, басынкы, нәфис, ипле, төпле», – дигән сүзләргә күмделәр. «Сез минем басынкылыкны эштә күрсәгез!» – дип көлдем инде. Укыганда, әлбәттә, башка дулкынга күчәсең, үзеңне яңадан студент итеп тоюдан рәхәтлек табасың. Ләкин мин бервакытта да тыныч булмадым, әни дә еш кына: «Үзеңә дә, кешегә дә тынгылык бирмисең», – дип әйтә.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
Альберт САБИР фотосы
Комментарийлар