«Ярдәм»нең игелекле гамәлләре
Казанда ачык микрофон форматында матбугат конференциясе узды, танылган «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды җитәкчесе журналистлар алдында хисап тотты.
Билгеле хәйрияче Илдар хәзрәт Баязитов башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. 2024 елдагы эш-гамәлләр һәм 2025 елдагы планнар хакында бәян итте. Шул турыда кайбер саннар, фактларны яңгыратты.
Инвалидларны реабилитацияләү. Төрле категориядәге 350 инвалид Россиянең 40 төбәгеннән һәм БДБ илләреннән 9 курста белем алды, социализация үтте.
Сукырлар өчен китаплар һәм дәреслекләр. 23200 данә бастырылган һәм таратылган. Алар арасында Коръән, тәфсир китаплары, нәфис әдәбият һәм рус, татар, гарәп телләрендәге дәреслекләр бар.
Мохтаҗларны тукландыру. 105300 кайнар төшке аш, 2200 азык-төлек җыелмасы, 60000 ифтар-порция таратылды.
Спорт, инвалидлар өчен физкультура. «Дан» яңа инклюзив спорт комплексында 500 инвалид социализация һәм реабилитация уза.
Хәйриянең яңа объектлары. «Хаҗар» рухи-әхлакый үзәге (Апас), Коръән өйрәнү үзәге (Казан, Левченко) ачылды.
Төзелә. 45 малай өчен пансионат (Апас), кызлар өчен пансионат (Балтач, Түнтәр), коляскада утыручылар өчен бассейнлы «Ярдәм» инклюзия үзәге (Казан).
Хөкем ителгәннәр белән эшләү. 600 хөкем ителгән әхлакый тәрбия һәм рухи туклану ала.
Күчү. МХО белән чик буе төбәгеннән сукырлар гаиләсе яңа фатирга күчерелгән (Щебекинодан Апаска).
Яклаучыларга ярдәм. МХО зонасында яклаучыларга азык-төлек, кием-салым, дарулар, 260000 сумлык инвентарь белән ярдәм итү.
Автомобильләрне ил сакчыларына тапшыру. "УАЗ-Патриот", "УАЗ-Буханка" автомобильләрен алгы сызыкка тапшыру.
Яңа проект. МХОда хәбәрсез югалган һәлак булганнарның гаиләләре өчен «Ватанны саклаучылар гаиләләренә ярдәм» тернәкләндерү курсы эшләнгән һәм гамәлгә ашырылган.
Авыруларны карау. Инвалидлар өчен шәфкать туташлары әзерләү проекты эшләтеп җибәрелде,
Мохтаҗларны озак карау буенча «Мәрхәмәт кулы – шәфкатьлелек кулы». Беренче әзерлек курслары үтте.
Гөшр. 60 тонна яшелчә мохтаҗларга тапшырылды.
Корбан. Корбан бәйрәме вакытында 16 тонна корбан ите таратылды, дип хәбәр итә «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фондының матбугат хезмәте.
Фотолар «Ярдәм» хәйрия фондыннан алынды
Комментарийлар