20 декабрь 2024 яңалыклары
-
Кәрим Тинчуринның тәлинкәсен Равил Шәрәфиев Тинчурин театрына тапшырды
Әлеге тарихи вакыйга «Хыялга бер адым» премьерасының беренче көнендә булды, дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Максатлары - ярдәм
2024 елда Татарстанның социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары 53 меңлек сумлык грантлар алуга ирешкән. Әлеге грантлар республика гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Бу хакта тормыш авырлыкларына дучар булган гаиләләрдә тискәре күренешләрне булдырмау максатыннан ата-аналарларга һәм балаларга ярдәм итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе барышында Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева белдерде.
-
Илсур Һадиуллин: «Мәктәп ул – могҗиза!»
«Туфан самавыры» тапшырулар циклын башлап җибәрәбез. «Гаилә һәм мәктәп» редакциясе студиясендә оештырылачак туры эфир циклының тәүге кунагы – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры, Татарстанның атказанган укытучысы Илсур Гәрәй улы Һадиуллин. Октябрь аенда республиканың мәгариф узаманы (лидеры) 60 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Һәрвакыт яшь, затлы, нәзәкатьле, шул ук вакытта аксакаллар күк зирәк фикер йөртүче министр журнал укучыларыбызга күңел халәтен ачты.
-
Казан мэрының исемле стипендиясенә кемнәр лаек булды?
19 декабрь көнне Ратушада 2024 ел нәтиҗәләре буенча Казан мэрының исемле стипендияләрен тапшыру тантанасы узды. Төрле казанышлар өчен бүләкләрне балалар музыка, сәнгать, хореография, спорт мәктәпләре укучылары, студентлар һәм аспирантлар алды. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Рөстәм Миңнеханов Илсур Һадиуллинга мәктәп автобусларына сертификат тапшырды
19 декабрьдә Казанда «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX еллык съезды узды. Чарада төбәкнең барлык муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.