Логотип Магариф уку
Цитата:

Кәрим Тинчуринның тәлинкәсен Равил Шәрәфиев Тинчурин театрына тапшырды

Әлеге тарихи вакыйга «Хыялга бер адым» премьерасының беренче көнендә булды, дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.

18 декабрь К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Хыялга бер адым» бер сәфәр тарихы премьерасының беренче көне узды. Автор – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиуллин, режиссер – театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов.

Премьера белән Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев котлады:

«Театр – шундый авырлыклар күреп, фидакярләр корган театр ул. Без бүген шушы тамашаны карадык. Җиңел булмаган. Безгә, инде театрны төзеп бетергәч уйнаучыларга, җиңелрәк туры килде. Без мондый газапларны да күрмәдек, самолетына да утырдык, поездын да туктатмадылар, төшереп тә калдырмадылар. Котлыйм сезне спектакль белән, булдырдыгыз!» – диде ул.

Аның сүзләренчә, ул үзенең хатыны белән бергә Кәрим Тинчуринның тормыш иптәше – Заһидә ханымга ялгыз тормышында иптәш булган, аңа ярдәм итеп торган. Берзаман Заһидә ханым Равил Шәрәфиевкә Кытай вазасы бүләк итәргә теләген белдергән.

«Мин карыйм, шунда китек кенә бер тәлинкә тора. Сезнең вафатыгыздан соң аны чыгарып атарга мөмкиннәр, дип әйттем. Ә миңа ул бик якын. Заһидә апа: «Ул китек булса да, бездә ватылмады, Кәрим аны кибеттән шушы китек килеш алды», — диде. Ул китекне мин соңыннан кистердем, аны утыртып куярга була. Шулай торды ул бездә. Бүгенге спектакль Кәрим Тинчурин турында буласын ишеткәч, тәлинкәне театрга тапшырырга булдым. Күптән китерергә тора идем. Чөнки Кәрим Тинчуринга караганда, ул миндә күбрәк торды. Хәзер монда музейда торыр ул. Чөнки Кәрим Тинчурин шушы театрда артист, режиссер, автор, шәп драматург булып эшләгән. Тәлинкә китек булуына карамастан, ул җаныбызны ялгый торган бер истәлек булып калсын», – диде Россиянең халык артисты.

Равил Шәрәфиев әлеге тәлинкәне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдиновка тапшырды. Алар аны спектакльдә Кәрим Тинчурин ролен башкарган Артем Пискуновка бергәләп бирде.

 

Фото: театр матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ