ЯҢАЛЫКЛАР
-
Иртәгә рус теленнән БДИ үткәрелә
Аттестат алу өчен рус теленнән минималь бусага –24 балл.
-
Татарстан җыелма командасы «Профессионаллар» чемпионаты финалында 12 медаль яулады
Түбән Новгород шәһәрендәге федераль һөнәри белем бирү технопаркында «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының финалы тәмамланды.
-
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләренә Татарстан Рәисе стипендиясе тапшырылды
XXVI «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре Татарстан Рәисенең махсус дәүләт стипендияләренә лаек булды.
-
Татарстанда 48 меңнән артык укучы ТДИ тапшыра
2 июньдә Татарстанда төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) төп чоры башланды. Беренче имтихан математикадан.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Балалар өчен «коммендант вакыты»
1 июнь балалы гаиләләрне 71 нче Федераль закон турында да искәртә.
-
ДЕКАДАДА АРЗАНРАК!
Хөрмәтле укучыларыбыз! 1 июньнән алып 11 енә кадәр журналларыбызга 2026 елның икенче яртысына ташламалы бәядән язылу мөмкинлеге турында игълан итәбез.
-
1 июньдә Казан Кремлендә «Татарстанда җәй» балалар фестивале узачак
Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бу масштаблы гаилә бәйрәме җәйге вакыйгалар программасына старт бирәчәк. Ул Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган республика проекты «Татарстанда җәй» кысаларында уза.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Декада сертификаты
Ташламалы бәядән журналга языл да мәкаләне бастыру өчен сертификат от.
-
Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова Халыкара балаларны яклау көне белән котлады
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне! Шушы уңайдан, Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова бәйрәм белән котлады.
-
Совет чоры мәгърифәтчесе
Кайчакта тарих һәм язмыш үзе үк кайбер кешеләрне сайлап ала кебек. Алар, гади генә яшәп тә, үзләренең хезмәте, фикере, ныклыгы белән бөтен бер чорның йөзен, рухын билгели ала. Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов – нәкъ шундый шәхесләрнең берсе. Тышкы кыяфәте белән үк игътибарны җәлеп иткән Мирза аганың быел май аенда 100 еллыгы билгеләп үтелә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Перинаталь югалту – телсез кайгы
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр иткәнчә, ел саен дөньяда 2 миллионга якын бала үле килеш туа, уналты секунд саен һәр гаилә яңа туган баласын югалта. Медицинада бу күренешне перинаталь югалту диләр.
-
«Татарстанның Ел укучысы – 2026» титулы иясе – Азамат Шәрәфиев
«Татарстанның Ел укучысы – 2026» титулына Казанның Яңа Савин районы 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Азамат Шәрәфиев лаек булды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Илсур Һадиуллин Россиякүләм фән олимпиадаларында җиңүчеләрне котлады
Казанда бүген Россия һәм Татарстанкүләм фән олимпиадаларында җиңүче һәм призерларны бүләкләделәр. Олимпиада катнашучылары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан Россиядә икенче урынны яулаган. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Универсиада авылында узган тантаналы чарада әйтте.
-
Россиякүләм фән олимпиадасында катнашучыларны тәбрикләделәр
Казанда 2025/2026 уку елындагы Россия һәм Татарстанкүләм фән олимпиадаларында җиңүче һәм призерларларны, аларның остазларын бүләкләделәр.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәктәпләрдә физкультурадан мәҗбүри имтихан кертергә тәкъдим иттеләр
Россия мәктәпләрендә физкультура дәресеннән мәҗбүри чыгарылыш имтиханын кертергә тәкъдим иттеләр. Бу фикерне РФ Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости мәгълүмат агентлыгы.




