ЯҢАЛЫКЛАР
-
Рөстәм Миңнеханов Укытучылар көненә багышланган тантанада катнашты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның ЦУМ - уникаль осталар йортында Халыкара укытучылар көне уңаеннан Татарстан педагогларын кабул итү тантанасы үтте.
-
Рөстәм Миңнеханов яңа мәктәп автобуслары тапшырды
Бүген Уникаль осталык үзәге (ЦУМ) каршындагы мәйданда Татарстан Рәисе Татарстан муниципалитетларына яңа техника ачкычларын тапшырды.
-
Фәрид Абдулганиев мөгаллимне Укытучылар көне белән котлады
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев педагогика хезмәте ветераны, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әнвәрә Зәйнетдин кызы Әмирханованы Укытучылар көне белән тәбрикләде.
-
Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бәйрәм белән котлады
Кадерле хезмәттәшләребез, педагогик хезмәт ветераннары, хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелемнән Укытучылар көне белән котлыйм!
-
Укытучылар көне белән котлыйбыз!
Бүген Укытучылар бәйрәме.
-
Кычкырып уку
Китап уку – бала үсеше өчен иң нәтиҗәле һәм файдалы шөгыльләрнең берсе. Бала телендә авазларны дөреслим дисәгез, кычкырып укуын сорагыз. Чөнки әсәрне кычкырып уку белән эчтән уку арасында аерма гаять зур – кычкырып укыганда кешенең баш миендә һәм сөйләм аппаратында үзгә процесслар бара.
-
Су анасы һәм Шүрәлеле ярминкә
Казан шәһәре Совет районының 67 нче номерлы «Күчтәнәч» исемле балалар бакчасында көзге ярминкә шундый чакыру сүзләре белән башланып китте.
-
«Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе – 2026» нәтиҗәләре
«Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе – 2026» нәтиҗәләре билгеле булды.
-
Укытучыга хөрмәт
Казансу буенда Укытучылар йорты ачылды, аның бакчасына укытучыга һәйкәл куелды. Татарстан мәгарифе тарихына бу чын мәгънәсендә мөһим вакыйга буларак кереп калыр.
-
Медиа белән диалог: «Директориум» проектында катнашучылар «Татмедиа» редакцияләрендә кунакта
«Мәгариф оешмасының медиаимиджын стратегик идарә итү: гамәли кораллар, үзара эшләү кагыйдәләре һәм мәктәп брендын үстерү мөмкинлекләре» квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре директорлары — «Директориум» проектында катнашучылар өчен медиакиңлеккә багышланган бай эчтәлекле көн оештырылды. Чара Мәгарифне үстерү институты һәм «Мәгариф» журналы редакциясе белән берлектә әзерләнде.
-
Укытучылар йортында авыл укытучыларын котлаячаклар
2 октябрьдә Казан шәһәренең яңа ачылган Укытучылар йорты бинасында «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтәчәк. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырачак.
-
Өлкәннәр көне белән котлау
Бүген Халыкара өлкәннәр көне билгеләнеп үтә.
-
Татарстан мөгаллимәсе «Ел остасы» бәйгесенең финалына чыкты.
28 сентябрьдә Яңа Уренгойда урта һөнәри белем бирү педагоглары арасында узган «Ел остасы» Бөтенроссия бәйгесенең финалы ачылды.
-
Казан укучысы экология олимпиадасында көмеш медаль яулады
20–29 сентябрьдә «Сириус» федераль территориясендә климат үзгәреше һәм экология проблемаларына багышланган IOCE-2026 Халыкара олимпиадасы узды.
-
Казан укытучысы «Балаларга йөрәгемне бирәм» бәйгесендә икенче урын алды
Казанның Киров районындагы «Сәяхәт» балаларга өстәмә белем бирү үзәге педагогы Елена Кузнецова «Балаларга йөрәгемне бирәм» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең финалында призер булды. Ул «Сәнгать юнәлеше» номинациясендә икенче урынны алды.




