Рульдә – балалар
Җәйге ялын шәһәр яки авыл җирлегендә уздыручы балаларның һәркайсына даими рәвештә иминлек кагыйдәләрен кабатлап тору, олыларның аларны үтәүдә үрнәк күрсәтүе зарур.
Юл – уен урыны түгел
Җәяүлеләрнең, шул исәптән балаларның хәрәкәт иминлеге Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4 нче бүлегендә билгеләнгән. Әлеге рәсми документ буенча, балалар өчен машина юлы гына түгел, күпкатлы йортлар арасындагы ишегаллары да куркыныч тудыра торган урын санала. Әгәр уен мәйданчыгы махсус койма белән әйләндереп алынмаган икән, машиналар хәрәкәтенә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Шәһәрме, авылмы – алдан ук балагыз белән уйный торган урыннарны барлап куегыз, кайда ничек хәрәкәт итәсен сөйләшегез. Машина юлы кырыенда уйнарга, юлга йөгереп чыгарга ярамый, аеруча куаклар һәм агачлар булган юл кырыеннан сак кына карап узарга кирәклеген аңлатыгыз. Туктап торган машиналар арасыннан юлны чыгу ‒ куркыныч гамәл, моның өчен махсус җәяүлеләр сукмагын файдалану – кагыйдәләрнең иң мөһиме. Юл чатлары, тыкрыклар, машина хәрәкәте күренми торган юл өзекләрендә аеруча сак булырга кирәк. Тротуар булмаганда, юл кырыеннан транспортка каршы юнәлештә бару – шулай ук бик кирәк кагыйдә.

14 яше тулмаган балаларга велосипедта машина юлына чыгу катгый тыела.
Велосипедчыга тыела:
– рульне бер генә кул белән тоту;
– йөрүгә комачау иткән яисә габаритлары киңлеккә һәм озынлыкка ярты метрдан чыгып торган йөк ташу;
– транспорт чарасының конструкциясендә каралмаган көе пассажир утыртып йөртү;
– 7 яшькә кадәрле балаларны махсус креслосыз йөртү;
– җәяүлеләр өчен кичүдә велосипедта бару. Юл аркылы чыкканда, велосипедтан төшеп, аны янәшә этеп алып барырга кирәк.
Үсмернең тәүге тимер аты
Мопед (скутер) – 50 см³ кадәрге двигателе яки 0,25–4 кВт куәтле электр двигателе булган, максималь тизлеге сәгатенә 50 километрдан артмаган ике яки өч тәгәрмәчле транспорт чарасы. Уенчык урынына күреп ялгышмагыз, аның белән идарә итү өчен үсмергә «М» категорияле йөртү таныклыгын алып, 16 яшен тутыру шарт. Димәк, «права» алу өчен Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә тиешле имтиханны тапшыру зарур.
Төнге вакытта фараларны кабызу, яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану киңәш ителә. Дустыгызны йөртеп килергә җыенсагыз да, белеп торыгыз: пассажирларны йөртү 2 елдан артык стажы булган йөртүчеләргә генә рөхсәт ителә.
-
Йөртү таныклыгыннан башка идарә иткән өчен үсмергә (16 яшьтән башлап) 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф салына, ә әти-әниләре җаваплылыкка тартыла.
Ата-аналарга киңәшләр:
- Баланың транспорт чарасы ачкычын рөхсәт белән генә алуын контрольдә тотыгыз.
- Йөртү таныклыгы һәм йөртү күнекмәләре булмаган килеш мопед (скутер) белән идарә итүне тыегыз.
Питбайклар турында иң беренче белергә тиешле мәгълүмат:
ПИТБАЙК – транспорт чарасы түгел, ә спорт инвентаре!
Аның көзгеләре дә, борылуны хәбәр итүче сигналлары, фаралары юк. Питбайкта юлда да, тротуарда да йөрү тыелган. Сәгатенә 90 километрга кадәр тизлеген арттырып, әйләнә-тирәдәгеләргә дә, үсмернең үзенә дә зыян салу куркынычы зур. Бу инвентарьны баштаянаяк мотоэкипировкадан килеш махсус мәйданчыкларда, тренер контроле астында гына кулланырга ярый. Хәтта ул мәйданчыкка да утырып барып җитеп булмый, аны транспорт белән аерым китерәләр.
Әгәр алай да юлга чыгарга җөрьәт итеп, юлыгызда автоинспектор очрый икән:
– әти-әниләрне административ җаваплылыкка тартып, 30 мең штраф язачаклар;
– эшне балигъ булмаганнар комиссиясендә караячаклар;
– питбайк штрафстоянкага озатылачак.
Рамил ӘХТӘМҖАНОВ,
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар